Яңа Чишмә районында сөт сатудан көнлек керем 1,5 млн сум тәшкил итә
Югары майлылык өчен 8 тоннага якын продукция өстәп исәпләнелә.
Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 60 тоннадан артык сөт сата, дип яза җирле басма.
Югары майлылык өчен 8 тоннага якын продукция өстәп исәпләнелә, ә бер көн өчен тулаем керем 1,5 млн. сум тирәсе тәшкил итә.
Үткән ел белән чагыштырганда район сөтне 5 тоннага күбрәк сата (112 % тәшкил итә).
“Агро-Основа“ ҖЧҖ-нең Шахмай (153 %) һәм Тубылгытау (128 %) бүлекчәләре, шулай ук “Игенче“ ҖЧҖ (126 %) һәм Нурхамәтов З.М.“ КФХ-да (150 %) үткән ел күрсәткечләренә карата күрсәткечләр яхшы.
Фото: http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев