Яңа елда ничек ял итәбез?
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.
Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ун көн ял итәчәк. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән җитештерү календаре буенча, каникуллар 2018 елның 30 декабреннән башланып, 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
29 декабрь, шимбә көнендә булган ял көне 31 декабрь, дүшәмбе көнгә күчерелә. 29 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев