Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспорты иртәнге икегә кадәр эшләячәк

Автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы озайтыла.

Яңа ел төнендә Казанда җәмәгать транспортларының эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылган, метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова хәбәр итте.

"Яңа ел төнендә автобус, трамвай, троллейбусларның эш режимы 2.00 сәгатькә кадәр озайтылды. Шулай ук метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк", - диде ул.

Евгения Лодвигова әйтүенчә, 31 декабрьдә 20.00 сәгатькә кадәр шәһәр транспорты тулы күләмдә эшләячәк. Шулай ук 23.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр юлларга 69 берәмлек күчмә состав чыгачак.

"1 гыйнвар иртәсендә автобуслар маршрутларның эш режимын 7.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр озайтып юлга чыгачак. Метрополитен бу көнне 6.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр эшләячәк", - диде ул.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев