"Новости" мәгълүмат агентлыгы хәбәренә караганда, Дәүләт Думасы шушы хактагы закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул иткән. 2016 елның 1 июленнән минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сумнан 7500 сумга кадәр күтәрелгән иде.
2017 елда минималь хезмәт хакы арту 930 мең хезмәткәргә кагыла. Әлеге законны гамәлгә ашыру өчен 6,74 миллиард сум таләп ителә.
Нет комментариев