Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа елдан соң казанлыларны тере чыршыларны җыю акциясенә кушылырга чакыралар

Җыелган агачлар барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында фермер хуҗалыкларына юл тотачак.

Яңа елдан соң Казанда яшәүчеләрне тере чыршыларны җыю буенча традицион акциягә кушылырга чакыралар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теләге булган һәркем гыйнвар аенда чыршы, нарат, киселгән чыршы ботакларын алып килеп махсус контейнерга куя ала. Агачлар бары тик физик затлардан гына кабул ителә.

Җыелган агачлар барысы да Югары Ослан районының Шеланга авылында һәм Биектау районының Әлдермеш авылында фермер хуҗалыкларына юл тотачак. Чыршылар ылыслы ботакларны һәм кайрыларны ярата торган заан токымлы кәҗәләргә барачак. Узган ел уртак көч белән кәҗәләргә 1 тоннадан артык хуш исле сый җыелган.

Кабул итү пунктлары тәүлек буе 10-31 гыйнвар көннәрендә түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:

Гадел Кутуй урамы, 160, "Идел буе экология компаниясе" офисы янындагы контейнер;

Җиңү Проспекты, 141, "Мега" гаилә сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер.

Фото: https://pixabay.com | maciej326

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев