Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа милли «Китап» радиосын смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була

Радионың җитәкчесе, формат авторы Алмаз Миргаязов фикеренчә, мобиль кушымталар, беренче чиратта, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен уңайлы булачак.

Май башыннан «Китап» радиосын смартфоннарда мобиль кушымталар ярдәмендә тыңлап була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов сөйләде.

«Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталар эшләдек. Һәркем мобиль телефоннары аша кибетләргә кереп, „Милли радио Китап“ дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. 28 апрельдә кушымталар әзер иде, 1 май көнне без аларны Play Market һәм App Store кибетләренә урнаштырдык. Без моны махсус 7 май — Радио көненә җитештердек», — диде Алмаз Миргаязов.

Баш мөхәррир фикеренчә, Казанда FM радиоларны тыңлый алмавы сәбәпле, мобиль кушымталар Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен уңайлы. «Статистика буенча да, Интернет куллану киңәюе нәтиҗәсендә, бу төр мобиль кушымталардан куллану тенденциясе арта, шуңа күрә башка милли радиолар да мобиль кушымталарга күчкән шартларда, „Китап“ радиосының да мобиль кушымтада эшләве ямь өстенә ямь булыр дип уйлыйм», — диде ул.

Радионың җитәкчесе эфирда милли рухка туры килгән, һәр татарның канына кечкенәдән сеңгән җырлар яңгыраячагын әйтте. «Әледән-әле тамашачы колагына җиткереләчәк матур әдәбият үрнәкләренә дә иң кырыс таләпләр куела, алар чын мәгънәсендә бестселлер булырга тиеш, радио эфирында бары тик кызыклы, мөмкин кадәр күбрәк тамашачыга кызыклы булган әсәрләрдән өзекләр яңгырарга тиеш», — диде баш мөхәррир.

Алмаз Миргаязов әлегә «Китап» радиосы FM ешлыгында эшли башламаганын искәртте. Ешлыгы булса да, эшли башлар өчен документлар әле гамәлгә кертеп җиткерелмәгән. «Коронавирус таралу һәм Россия Президенты эшләми торган көннәрне игълан итү сәбәпле, Роскомнадзор чикләнгән режимда эшли. Ешлыкны гамәлгә кертү, лицензия бирү турында гаризабыз әлегә эшкәртелмәгән», — диде.

Радионың 98,6 МГц FM ешлыгында эшли башлавы сентябрь–октябрьләргә калуы да ихтимал булуын әйтте. Ә башта, план буенча, июнь–июль айларында эшли башларга тиеш иде. «Без тырышабыз, тик утырмыйбыз, уң яктан кертмәсәләр, Роскомнадзорга сул яктан төртәбез. Үзебезнең гариза турында исләренә гел төшереп торабыз», — диде Алмаз Миргаязов.

Фото: Николай Александров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев