Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа тәгәрмәч кызыктыра

Татарстанда яшәүчеләр баеган. Һәрхәлдә, Казан һәм Чаллы халкының кесәсе калынайган, ахры. Быел бу ике шәһәрдә машина сатып алучылар саны бермә-бер артачак, дигәннәр.

Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белгечләре автомобиль базарындагы вәзгыятьне өй­рәнгән. Алар халыкның кәе­фен дә белешкән. “Былтыр илдә яшәүчеләр арасында яңа машина сатып алырга теләүчеләр чагыштырмача азрак иде. Гомумән, сатып алулар өлкәсендә төшен­ке­лек хөкем сөрде. Халыкка илдәге финанс тотрыксызлыгы тынгылык бирмәде, кү­рәсең. Алар иртәгәге көн турында борчылуын белдерде. Шуңа күрә зур чыгымнар турында артык уйламаска тырыштылар”, – ди университет ректоры Алексей Зубец. Быел исә хәлләр үзгәргән. Белгечләр автомобиль сатып алырга җыенучылар саны кискен артачак төбәкләрне дә атаган.


Яңа “тимер ат”та җилде­рүчеләр Новороссийск, Мурманск, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Чаллы, Калининград, Екатеринбург, Самара, Төмән һәм Краснодарда күбрәк булачак дип фаразлана. Биредә яшәүчеләр иске машинаны яңасына алмаштыру турында фикерне ешрак белдергән. Автомобиль булгач, КАСКО да кирәк. Тран­спорт чарасын иминият­ләштерү мәшәкатьләре бе­лән йөрүчеләр, барыннан да бигрәк, Санкт-Петербург, Казан, Мәскәү, Мурманск һәм Сочида күбрәк, ди белгечләр. Автомобиль базарында халык күбрәк яңа “тимер ат”­ларга өстенлек бирә икән.


 Быел банкларның да эше артачак. Агымдагы елда Чаллыда, Уфада, Тольяттида, Кур­ганда, Самарада, Ижауда, Екатеринбургта һәм Волгоградта автокредит рәсми­ләш­те­рү­че­ләр саны күбрәк булачак дип фаразлаган бел­гечләр. Узган елгы мәгълү­мат­ларга караганда, илдә 42 миллион ярымга якын җиңел машина бар. Аларның яртысы диярлек ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда тупланган. Бел­гечләр әйтүенчә, былтыр республикада 1,22 миллион җи­ңел машина теркәлгән. Чагыштыру өчен, Мәскәүдә 3,72 миллион “тимер ат” чаба.

Фото: https://pixabay.com | mohamed_hassan

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев