Яңа туган сабыйга Путин дип исем кушканнар
«Мөселман илләре журналистлары экстремизмга каршы» халыкара форумы катнашучысы, «Аль-йоум ассаби» газетасында даими колонка алып баручы Моамен Мохтарның улы туган.
Яңа туган сабыйга ул Путин исемен кушкан. "Россия- ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеменең рәсми сайтында хәбәр итүләренчә, бу исемне Моамен Мохтар Россияне яраткан өчен сайлаган. Төркем координаторы Вениамин Попов та Моаменны улы туу белән котлаган, Президентыбыз фамилиясен бирүегез - безнең өчен бигрәк тә сөенечле, дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев