Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа уку елыннан "Җиңү дәресләре" халыкара бәйгесе башлана

"Җиңү дәресләре" укучыларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм белем бирүдә яңа методикалар эшләү, Бөек Җиңү истәлеген мәңгеләштерү максатын тота.

Яңа уку елыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү дәресләре» халыкара бәйгесе башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара Россия Федерациясе Мәгариф вакыйгалары календарена кертелгән һәм илнең барлык төбәкләрен дә колачлаячак. 8 августта узган оештыру комитетының беренче утырышында шул хакта белдерделәр. 

«Җиңү дәресләре» мәктәп укучыларын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү һәм белем бирүдә яңа методикалар эшләү, Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән.

«Бәйге илнең барлык төбәкләрендә уңай яңгыраш тапты инде. Без бу юнәлештәге эшне беркайчан да туктатмадык. Уртак эшебезнең нигезе – тарихи-мәдәни стандарт», - дип белдерде РФ мәгариф министры Ольга Васильева.

Конкурс ике этапта (төбәк һәм федераль) узачак. Беренче этап 2019 елның 1 сентябрендә башлана. Бәйгегә, 2020 елның 30 мартына кадәр 10 номинация буенча иң яхшы хезмәтләрне сайлап алып, экспертлардан торган жюри нәтиҗә ясаячак.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев