Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Зеландия радиосы һәм телевидениесе мәчетләрдәге азанны туры эфирда күрсәтәчәк

Шул рәвешле, Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә җомга намазына җыелачак мөселман җәмгыяте әгъзаларына теләктәшлек белдерергә ниятли.

Яңа Зеландия радиосы һәм телевидениесендә, Крайстчерч шәһәрендәге теракт корбаннарын искә алып, мәчетләрдәге азанны турыдан-туры трансляцияләчәкләр. Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары Яңа Зеландия премьер-министры Джасинда Ардернның белдерүенә сылтама белән шулай дип яза. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Шул рәвешле, Яңа Зеландия хакимияте мәчетләргә җомга намазына җыелачак мөселман җәмгыяте әгъзаларына теләктәшлек белдерергә ниятли.

Ардерн җомга көнне илдә теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алачакларын әйтте һәм хатын-кызларны мөселманнарга теләктәшлек күрсәтү йөзеннән хиҗаб кияргә чакырды.

Фото: https://pixabay.com | Ben_Kerckx

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев