Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңага сүз әйтмәгез

Татарстанда банк хезмәт­кәрләре белән кассирларны 200 һәм 2 000 сумлык яңа акчалар белән эшләр­гә өйрәтәчәкләр. Татарстан Милли банкы алар өчен махсус дәрес­ләр оештыра башлаган. Би­редә белгечләр иң беренче чиратта чын акчаны ялганыннан аерырга өйрәнәчәк.

“Татарстанда яшәүчеләр сатып алган әйбере өчен яңа акча белән түләгәндә бер­нин­ди каршылык килеп чыкмасын иде. Кибет һәм сәүдә үзәк­ләрендә эшләүче кассирлар гадәти булмаган банкнот сузган сатып алу­чының акчасын кире борырга тиеш түгел”, – ди Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Та­тар­стан Милли банкы ида­рәчесе урынбасары Павел Солдатов.

 

Хәтер­ләсәгез, Үзәк банк яңа 200 һәм 2000 сумлык акчаларны ок­тябрь аенда ук чыгарган иде. Татарстан банк­ларына исә алар декабрь аенда гына килеп җитте. Яңа купюралар озакламый халык арасында да кулланыла башлады. Закон нигезендә, бу акчаларны республиканың барлык ки­бет­ләрендә кабул итәр­гә тиеш булсалар да, чынлыкта халык арасында: “Ки­бетләрдә яңа акчаны кабул ит­ми­ләр”, – дип канә­гать­сезлек белдерүчеләр саны арта барды. Роспотребнадзор идарә­се моң-зарлар өчен хәтта махсус “кайнар элемтә” ачарга да мәҗбүр булды. Яңа акчаны кабул итүдән баш тарткан сатучыларны исә 50 мең сумлык штраф белән куркыттылар.


Сүз уңаеннан, футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Россиянең уеннар­ны кабул итәчәк шәһәрләрендә ялган банкоматлар да пәйда булырга мөмкин икән. Бу көн­нәрдә “КоммерсантЪ” бас­масы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән шундый хәбәр таратты. Чыганак сүзләренә ышансаң, кырыгалдарлар чемпионат вакытыннан да оста гына файдаланып калырга җыена. “Россия халкы, кагыйдә буларак, бер үк банкоматтан файдалана. Туристларга исә ялган банкоматны чыныннан аеруы кыен. Шуңа күрә Үзәк банк дәүләт оешмалары, банк бүлекләре, зур сәүдә үзәклә­ре, кунакханә һәм аэропортларда урнаштырылган банкоматлардан гына файдаланырга киңәш итә”, – диелә хәбәрдә.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев