Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңгырлар явып торса да, районда язгы чәчү тукталмый

Яңгырлар явып торса да, авыл хезмәтчәннәре җилләгән урыннарда, язгы чәчү тукталмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗым мәйданнары, күпьеллык үлән басуларына тулысынча ашлама кертелгән. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау төгәлләү алдында. Туңга сөрелгән мәйданнарны 18106 гектарда тырмалау үткәрелгән. 2776 гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынды....

Яңгырлар явып торса да, авыл хезмәтчәннәре җилләгән урыннарда, язгы чәчү тукталмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 5 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗым мәйданнары, күпьеллык үлән басуларына тулысынча ашлама кертелгән. Күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тырмалау төгәлләү алдында. Туңга сөрелгән мәйданнарны 18106 гектарда тырмалау үткәрелгән. 2776 гектар мәйданда орлыклар җир куенына салынды. "Сатыш" филиалы, "Явлаштау", "Кибәче", "Тимершык", "Мичән", "Симет", "Олыяз", "Көек", "Урта Саба", "Юлбат", "Туган як" хуҗалыклары һәм "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре арпа, борчак, бодай, катнашазык чәчә. "Мөхәммәтшин" хуҗалыгы силос өчен кукуруз орлыгын чәчәргә дә кереште. Узган атнада район хуҗалыкларында су сиптерү агрегатларын кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев