Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якын һәм ерак тарихка карап

Иртәгә – 18 март, сайлау көне. Закон тавыш бирүгә бер көн кала төрле үгет-нәсихәт, өндәү, бәяләмәләрне тыя. Шул сәбәпле 18 мартка бәйле бүтән ике вакыйга – Кырымны Россиягә кушуның 4 еллыгына һәм СССР чорында календарьдан төшмәгән дата – Париж Коммунасы көненә кагылып, аларның бүгенгебездәге һәм тарихтагы урыннарын барлап китәсе килә.

Нәкъ 4 ел элек илне яңадан “җыю” – Союз таркалганнан соң читкә киткән җирләрне кайтара башлау, дип бәяләнгән вакыйга булды. Кремль, Украинаның Россия йогынтысы астыннан китә баруын күтәрә алмыйча һәм әлеге гамәлдә тулысы белән Көнбатыш илләрен гаепләп, стратегик яктан мөһим ярымутрауны үзенеке итеп куйды. Беренче карашка сөенеп туймаслык хәл – Кырым янә безнеке! Халыкара йөкләмәләрне, мәсәлән, чикләрнең кагылгысызлыгы турындагы 1975 елгы Хельсинки килешүен, Украи­наның бөтенлеген саклаучы 1994 елгы Будапешт меморандумын тупас бозу кебек без кылган “вак” тәртипсезлекләрне исәпләмәгәндә. Украиннар бүген терсәк­ләрен тешли. Җәмгысы дүрт ил – Россия, АКШ, Бөекбритания, Украина кул куйган Меморандум нигезендә элекке республикадагы бар булган атом-төш коралы тулысы белән Россиягә чыгарылмаган булса, ярымутрау кемнеке, дигән сорау бүген, әлбәттә инде, тормас, Донбасс вакыйгалары да булмас иде. Эш терри­торияләр белән генә дә бетми. Халыкара килешүләрнең бер кәгазь кисәге генә булып калуы шактый хәтәр нәрсә. Зур кыенлык белән кул куелган актларны күр­мәмешкә салышу башка илләргә дә алар белән санлашмаска юл ача. Бүгенге дөнья “нәрсә телим – шуны эшлим”гә калса, пла­нетабызның көннәре санаулы булырга да мөмкин.


Нәкъ дүрт ел элек булган вакыйганың башка нәтиҗәләренә тукталыйк. 2014 елның язында ил халкының олы өлеше чыннан да эйфория кичерде, җитәк­челәрнең рейтинглары күккә сикерде. Бу аңлашы­ла. Сәясәтчеләр баштан ук россияле ка­вемнең холык-фигыленә, аның мәгълүмат чараларының эш нәтиҗә­ләренә бәйле үзенчәлегенә һәм альтернатив фикернең тыелганлыгына таянып эш итте. Менталитет әле дә үзгәрешсез: авызыбызны ачкач, үпкәбез күренсә күренсен, ил дигәнебез генә зур һәм гайрәтле булсын. Без шуңа барып җиттек – сәясәтчеләргә генә түгел, телевизорга мөкиббән гади халыкка да бүген дошмансыз тормышның кызыгы бетте. Дошманнар булсын гына түгел, иң мөһиме – алар бездән шүрләп тә торсын. Шул чакта гына йөрәкләребезгә катлам-катлам булып сары май ята, күңелгә бәлзәм ягыла. Хакимият канәгать: ва­танпәрвәрлек, аның торышы өчен артык борчыласы юк. Бихисап эчке проблемалар онытылып тора, идарә итү хәйран җиңеләя. Без дошман чолганышында, дип илне мобилизация халәтендә теләсә күпме тот. Андый вакытта азчылык мил­ләтләрнең дә “шап” итеп башларына сугып була. Тел турында, ниндидер шарт­намә хакында сөйләнер чакмыни, алай кыланып сез дошман тегер­мәненә су коясыз, дип.


Ә халыкара киеренкелек арту, сугыш куркынычы, санкцияләр китергән астрономик чыгымнар? Гавамның башына көн саен пычкы чүбе тутырып торган “яшник” алары турында сөйләргә яратмый. Ярым­утрау китергән иң олы бәла, әлбәттә, Көнбатыш илләре керткән чикләүләр. Чикләүләр салган зыянны рәсми, хөкү­мәткә якын чыганаклар да 140 млрд доллар тирәсе дип бәяли. Ягъни суга салынган 8 трлн сум. Бу күләмгә читкә качкан 
капитал, милли валютаның очсызлануы китергән югалтулар, тышкы кредитларга юл ябылу, доллар белән исәпләгәндә нефть һәм газ сатудан кергән керемнең кимүе, импортны алыштырабыз дип биш бәясенә төшереп җитештерелгән җиһаз­лар, башкалар керә. Ярымутрауны рәткә китерү, урау юллар, күперләр салу, ахыр килеп, 2 трлн сумга җиткәндә, җәмгысы 10 трлн җыела. Соңгы 4 ел эчендә ха­лыкның тормыш дәрәҗәсе 15-20 процентка аска төшүе әлеге ушкитмәле саннан соң яхшы аңлашыла. Алдынгы илләр­нең Россияне Төньяк Корея, Иран кебек дәүләтләр белән бер сафка куюында да бер генә яхшылык та юк. Шушыларның барысын да исәпкә алганда, ярымутрауны Россиягә кушуның тарихка уңай тамга белән кереп каласына мин бик шикләнәм.


Инде килеп ХIХ гасыр азагы хәл­ләренә, шулай ук 18 мартка кагылышлы вакыйга – Париж Коммунасына кыскача тукталыйк. Ерак 1871 елның язына караган датаның Яңа тарихта күптән инде уңай бәясе, үз урыны бар. Дөнья тарихындагы беренче пролетар инкыйлаб. Кан коюларсыз гына урнашкан, барысы 72 көн яшәп калган эшчеләр власте. Француз фетнәсе – хезмәт иясен изүдә чикләрне белмәгән капиталны, аның яклы җитәкчелекне игә ки­терергә тырышуда тәүге адым. Шунысын ассызык­лыйк – игә килергә тиеш­леләр күп булып та, ул юл Россия юлы түгел. Чөнки Россиядәге фетнәләр һәрчак канлы.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев