Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ял итәргә дә вакыт кала"

Балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү үсеп килүче буынның киләчәге өчен аеруча мөһим. Кечкенәдән эш сөйгән, хезмәт күнекмәләренә өйрәнгән бала үскәч тә кеше җилкәсенә салынмый, тормыш тудырган каршылыкларга каушап, югалып калмый. Шушы максаттан мәктәп укучыларының җәйге каникул чорында ял итеп кенә калмыйча, оешма, предприятиеләргә эшкә урнаштыру мөмкинлеге булдыра. Көннең күп өлешен...

Балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү үсеп килүче буынның киләчәге өчен аеруча мөһим. Кечкенәдән эш сөйгән, хезмәт күнекмәләренә өйрәнгән бала үскәч тә кеше җилкәсенә салынмый, тормыш тудырган каршылыкларга каушап, югалып калмый. Шушы максаттан мәктәп укучыларының җәйге каникул чорында ял итеп кенә калмыйча, оешма, предприятиеләргә эшкә урнаштыру мөмкинлеге булдыра. Көннең күп өлешен компьютер каршында утырып, сәламәтлеккә зыян салганчы, җәмгыятькә файдалы хезмәттә уздыру күпкә отышлы. Яшьтән хезмәт тәмен тату белән бергә, гаилә кассасына күпмедер табыш та өстәлә. Мәктәпләрдә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле 1167 укучы бар. Шуларның 200ләбенә эшкә урнашырга сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Район хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Данис Габдерахманов әйтүенчә, өч ай дәвамында барлыгы 989 укучыны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булдырылган. Аларга үзәк 1275 сум акча түләячәк. Җәйге ялларын җәмгыятькә файдалы хезмәттә үткәрүче егет-кызларны бүген район оешма-пред­приятиеләренең күп­­че­легендә очратырга була. "Шатлык" балалар бакчасы, мәсәлән, 6 укучы өчен килешү төзегән. Ә эшсөяр кызларны без сабыйларның нәкъ төшке ашлары вакытында очраттык. Гимназиянең 10 сыйныф укучысы Ике басу Арташ авылы кызы Зөһрә Төхбәтуллина 2 июньнән уртанчылар төркемендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. "Башта медицина тикшерүе уздым. Балалар ашаганнан соң табак-савыт, идән юам, тәрбиячегә балаларны карашам. Узган ел да туган авылым Ике басу Арташта балалар бакчасында эшләгән идем. Бу эш күңелемә бик якын, балаларны бик яратам, барысы белән дә дуслашып беттем инде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да, шушы юнәлештәге һөнәр сайларга уйлыйм",- ди Зөһрә. Үзенә тапшырылган эшенә җаваплы каравы, күңелен биреп башкаруы аралашканда ук сизелә. Өлкән тәрбияче Кадрия Шакирҗанова да аның хезмәтеннән бик канәгать. "Аз сөйли, күп эшли торган бик тыйнак кыз, балаларны яратуы әллә кайдан күренеп тора", - ди Кадрия ханым. Нигездә кызлар балаларны карашу белән бергә, бүлмәләрнең чисталыгы, гигиена таләпләре өчен җавап бирәләр. Зурлар төркемендә (5-6 яшь) тәрбияче ярдәм­чесе булып эшләүче Йолдыз Фатхрахманованың да бу эштә тәҗрибәсе бар.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев