Ялдан соң ...аерылышмагыз
Росстат мәгълүматларына караганда, кышкы каникулдан соң, илдә, аерылышырга теләп, психологларга һәм юристларга мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. Белгечләр моны ир белән хатынның бергә ял итә белмәве белән аңлаткан. Кыскасы, озын-озак ялларда бер-берсеннән тәмам туеп беткәннәр. Сез ял итә беләсезме?
Баксаң, озын яллар гаилә мөнәсәбәтләрен җимереп ташларга да мөмкин икән. Кышкы каникулдан соң илдә гаилә эшләре буенча юрист ишеген шакучылар саны 7,8 процентка арткан. Узган ел ахыры белән чагыштырганда, психологик ярдәм сораучылар шактый күбрәк, дигәннәр. “Моңа әллә ни гаҗәпләнәсе юк, – ди психолог Елена Шамова. – Бүген без тиз ритмлы тормышка күнеккән. Тәүлекнең күп өлешен өйдән читтә үткәрәбез. Шуңа күрә ир белән хатын бер-берсеннән тәмам бизгән. Берничә көн буе өйдә утырганда ялны дөрес итеп оештыра белү зарур. Әнә шул килеп чыкмый да инде. Уртак фикер булмагач, өйдә низаг чыга, күптән онытылган үпкәләр искә төшә”.
Башкаладагы психологик ярдәм үзәкләренең берсенә “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе дә шалтыратты. Биредә күңелсез статистиканы расладылар. “Андый мисаллар җитәрлек, – ди үзәк белгече Лилия Круглова. – Кайсыларына ни дип әйтергә дә белмәссең. Бер генә мисал китерәм: безгә Казаннан Алия Н. мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз кышкы каникулда гаиләсе белән ил төбәкләренең берсендә, әйтергә кирәк, шактый еракта яшәүче әти-әнисенә кунакка барырга җыенган. Тик ир-ат ерак юлга чыгып китүдән баш тарткан. Ялны үзенчә оештырырга теләгән, күрәсең. Хатын исә барыбер үз сүзендә калган, баласы белән чыгып киткән. Бер атнадан соң, кунактан кайтсам, ирем фатирның йозагын алмаштырып куйган, дип елый ул. Бу очракта кемне гаепләргә? Парларның күбесе көндәлек тормышта, ир белән хатын булудан бигрәк, бер команда булып яшәргә күнеккән: эшлиләр, балаларны бакчага йә мәктәпкә озаталар, каршы алалар, көненә берничә тапкыр телефоннан аралашалар, кибеттән азык-төлек алып кайталар. Кичен дуслары белән очрашалар, бергәләп кинога, концертка баралар. Бар да тәртиптә кебек тоела. Яллар исә күзгә-күз очраштыра. Ни кызганыч, чынбарлыкның күпкә күңелсезрәк икәне ачыклана”.
Бөтен гаиләләр дә ялларда ызгышып ята, дип фикер йөртү дөрес түгел, әлбәттә. Бик теләсәң, әзер ялны да оештырып бирәләр хәзер. Интернетта нинди генә тәкъдимнәр юк. Димәк, әлеге төр хезмәткә сорау зур. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә Казан буйлап вертолетта сәяхәт итү бик кәттә санала. Өстәвенә психологлар да ялларны истә калырлык итеп үткәрергә куша бит. Ярты сәгать вертолетта сәяхәт итү – дүрт кешелек гаиләгә 43 мең сумга төшәчәк. Изге Болгар яки Зөя шәһәр-утравына очарга теләсәгез, 50 мең сум түлисе. Арзанлырак яллар да бар. Һава шарында болытлар биеклегенә күтәрелергә мөмкин. Балалар өчен яшь чикләве юк. Мондый ялның биш минуты 1 мең 200 сум тора. Күккә 10, 15 минутка да алып менәләр. Акчаң гына җитсен! Соңгы арада йорт түбәләре буйлап та сәяхәт оештыра башлаганнар. Мондый ялның бәясе бер мең сумнан башлана. Тынычрак ял телисез икән, Казаннан ерак түгел кәҗә фермасына барып кайтыгыз. Бәясе: өлкәннәргә – бер кешегә 1 мең 900, балаларга – 1 мең 200 сум. Гаилә белән күңелле итеп ял итәргә өйрәнү өчен, вакытлыча гына булса да, бөтен кайгы-мәшәкатьләрне онытып торырга кирәк, ди Елена Шамова.
Ялны ничек дөрес итеп оештырырга?
Белгечләр биргән киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Ялларны алдан ук планлаштырып куегыз. Сез шимбә көнне бергәләп кунакка барырга җыенган арада, ирегез яки балаларыгыз башка нәрсәләр турында уйлап йөрергә мөмкин. Шуңа күрә алдан ук уртак фикергә килү яхшырак.
– Яллар сез уйлаганча барып чыкмаска да мөмкин. Моңа әзер булырга кирәк. Бигрәк тә нарасый тәрбияләүчеләр аңлар. Гаиләдә кечкенә бала булганда алдан фаразлавы бик читен бит. Иң мөһиме – күңел төшенкелегенә бирелмәгез.
– Ял – ял булсын! Шимбә-якшәмбене идән юып, кер агартып, ашарга пешереп үткәрү бер дә дөрес түгел, ди психологлар. Буш вакытны гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.
– Йоклап ятмагыз! Ничек кенә сәер яңгырамасын, белгечләр ялларда азрак йокларга киңәш итә. Гаилә белән бергә үткәргән вакыт күпкә файдалырак, дигәннәр. Кесә телефоны, смартфоннар белән дә артык мавыкмаска кушканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев