Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган документлар  ясап, акча үзләштергән

Шушы   көннәрдә район   суды эшмәкәрлек  эшчәнлегенә кагылышлы  килешү   йөкләмә­ләрен үтәмәү белән бәйләнгән мошенниклык кылуда гаепләнү­че Г.га карата  кузгатылган  җи­наять эшен  карап, хөкем  карары  чыгарды.

Г. 2015  елның  декабреннән Сабадагы җаваплылыгы чикләнгән “N” җәмгыяте директоры  итеп билгеләнә. Җәмгыять исеменнән ышаныч  кәгазеннән  башка  гына эш итү хокукына  ия була. Г.да алдау юлы белән акча урлау нияте 2017 елның июлендә туа. Үзенең  җинаятьчел гамәлен тормышка ашыру максатында “Эшмәкәрлеккә булышлык итү  фонды” факторинг компаниясенә биш ҖЧҖ контрагентларына продукция җибәрү турында  ялган  мәгълүматлар  бирә. Аннары җинаятен дәвам итеп, шул  ук  контрагентларга   нефть  продуктлары  сату турында килешү  документларының  күчермәләрен  әзерли. Аларда сатып  алучыларга товар  өчен  түләүләрне 60  көнгә  кичереп тору турында  дөреслеккә  туры  килмәгән шартларны   күрсәтә. Алга таба  җинаятьчел ниятен дәвам итеп, Казандагы “ФК”  җәмгыятенә һәр дебиторга факторинг буенча лимит билгеләү турында карар  кабул итү өчен  башлангыч бәяләү  үткәрүгә заявка  бирә.  Әлеге заявка  һәм факторинг буенча лимит билгеләү турында ялган мәгълүмати документлар  пакеты комиссиядә карала.   Мәсьәлә уңай  хәл ителә. Комиссия карары нигезендә барысы 4 җаваплылыгы  чикләнгән  җәмгыятькә  факторинг буенча 17,5 миллион  сум  күләмендә лимит  билгеләнә. Гомумән  алганда, Г. явыз нияттән  ялган  юл белән табыш  алуга  корылган  эшмәкәрлек  эшчәнлеген дәвам итеп,  килешү   йөкләмәләрен  үтәмичә, 2017 елның 4 августыннан 2019 елның 1 апреленә кадәр “Эшмәкәрлеккә булышлык  итү факторинг  ком­паниясе”нең 59432948  сум   күләмендә  акчасын  урлый. 

Судта  ул ялган  документлар ясау белән шөгыльләнүен таныды,  кылган гамәле  өчен  үкенүен,  компаниягә китергән зыянны  түләргә әзер булуын белдерде. Җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр тартылуын, башлангыч тикшерү органнарына эшен  ачуда булышлык итүен, компаниягә китергән  зыянны  өлешчә кайтаруын исәпкә  алып, суд Г.ны 4 ел  сынау  срогы белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында  хөкем   карары  чыгарды.

Резеда Абдуллина,

суд сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев