“Ялгызлыкка ияләштеңме, диләр”
Җиде ел элек ирем үлеп китте. Беренче мәлдә үземнең җанымның яртысы да аның белән бакыйлыкка күчкәндәй тоелды. Юклыгына ияләшә алмыйча, һаман аның белән сөйләшеп, киңәшеп йөрдем, торсам да, ятсам да, ул янымда кебек иде. Ярый әле улыбызны өйләндереп өлгергән идек. Ирем аларның бурычка булса да фатир алганнарын белеп, фатирларын күреп...
Җиде ел элек ирем үлеп китте. Беренче мәлдә үземнең җанымның яртысы да аның белән бакыйлыкка күчкәндәй тоелды. Юклыгына ияләшә алмыйча, һаман аның белән сөйләшеп, киңәшеп йөрдем, торсам да, ятсам да, ул янымда кебек иде.
Ярый әле улыбызны өйләндереп өлгергән идек. Ирем аларның бурычка булса да фатир алганнарын белеп, фатирларын күреп калды. Ул яктан җаны тынычтыр дип беләм. Бик яраткан оныгы Мәликәне генә озак сөяргә насыйп итмәде шул үзенә...
Ирем үлгәч, аның кырыгына кадәр улым гаиләсе белән минем янда яшәп торды. Әмма хәсрәтемне алар да баса алмады. Эшләдең дә эшләдең, әле рәхәтләнеп яшәргә дә өлгермәдең бит дип, иремне кызганып еладым. Аңа әле илле ике генә тулган иде... Гомер иткәндә әтисе киңәше бик кирәк булачак бит бу балага, ичмасам, ир туганы да юк дип, улымны кызганып еладым. Аның кызарган күзләрен күреп, яшеренеп кенә елавын белеп, йөрәгем тагын меңгә телгәләнде. Парлап картая алмадык ла, оныгыбыз туенда бәхетле дәү әти белән дәү әни булып утырулар язмаган икән дип, үземне кызганып еладым. Ул көннәрдә түккән яшьләрем...
Беркөнне автобуста үзебезнең поселокка кайтканда дус хатын: "Ирең үлгәч бик авыр булгандыр, ялгызлыкка ияләштеңме инде?" - дип сорады. Ялгызлыкка ияләшү мөмкин түгелдер ул, шулай да Ходай биргән көнеңә күнеп, күз яшьләреңне эчкә йотып яшисең икән инде ул. Тормыш мәшәкате баса. Хәсрәтнең ачысы кими төшә. Бергә яшәгәндә яхшысын да, начарын да күрәсең, шулай да ирнең яхшы ягы гына искә төшә. Догалар ятлап, иремнең рухы шат булсын дип сәдакалар биреп, җан әрнүен басып, күңелемне юатып яшим. Күптән түгел пенсиягә чыксам да, әле эшләп йөрим, улым белән киленемә ипотека кредитын түләргә ярдәм итәм. Ярый әле эшемнән кумыйлар. Хәер, заводтагы авыр эшкә яшьләр киләбез дип атлыгып тормый бит, ә безнең буын авырлыкка күнеккән инде. Эштә дә, өйдә дә бөтен йөкне җигелеп тартабыз.
Хәзер, әнә, яз җитте, тәрәзә төпләрем тартмалар белән тулды, төрле үсентеләр кояшка үрелеп, урамга чыгарга талпынып утыра. Парлап утырып, мактап ашарга ирең булмагач, нәрсәгә утыртып, тозлап-маринадлап маташырга инде бу яшелчәләрне дип тә уйлыйм кайвакыт. Шулай да бакчада алабута үстереп тә булмый бит инде. Җәйгә оныклар килә (хәзер алар икәү), алар өчен үстерәм, улым өчен, аның гаиләсе өчен яшим хәзер.
С.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев