Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялларда да постта

Алдагы ялларда районыбыз торак пунктларында кеше күпләр җыела торган массакүләм чаралар үтәчәк.

Андый вакытта бер-береңә аеруча игътибарлы булу, саклык чаралары күрү зарурлыгын  да  истән  чыгарырга ярамый. Җәмәгать иминлеген тәэмин итү –  уртак бурычыбыз. Гадәттә төрле бәхетсезлек, урлашу,  янгын  чыгу  очраклары кешеләр өйләрдән чыгып киткән  чакта  күзәтелә. Ишегалларындагы чит предметлар,  шикле кешеләр һәм  машиналарга (башка төбәк номерлары булганнарына аеруча) юлыксагыз, полициягә хәбәр итәргә ашыгыгыз. Кешеләр күп булучы урыннарда полиция көчәйтелгән режимда эшлиячәк.

Гадәттән тыш хәлләр була калганда экстрен хезмәтләр номерларын исегезгә төшерәбез:

Полиция: 02, 2-32-02.

МЧС: 01, 2-32-01, 3-27-01

Саба район электр челтәре (кизү): 2-33-61

Газ авария-диспетчерлык хезмәте: 04

“Ашыгыч  ярдәм” – 03

Коткару  службасы  бердәм номеры: 112

Кыскасы, ялларыгыз, бәйрәмнәрегез хәвеф-хәтәрсез генә узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев