Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгында 4 яшьлек баланың гомере өзелгән

Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. (Казан, 16 август, «Татар-информ»). Иртән Башкортстанның Стәрлетакмак шәһәрендә торак йортларның берсендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, ә 4 яшьлек бала урында һәлак булган. - Янгын турындагы хәбәр 5.34 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына килгәч, 9 катлы йортта бер бүлмәле фатир януы...

Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Иртән Башкортстанның Стәрлетакмак шәһәрендә торак йортларның берсендә янгын чыккан. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, ә 4 яшьлек бала урында һәлак булган.

- Янгын турындагы хәбәр 5.34 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына килгәч, 9 катлы йортта бер бүлмәле фатир януы ачыкланган. Янгын сүндергәндә 36 кеше, шул исәптә 6 бала коткарылган. Янгын 5.50 сәгатьтә сүндерелгән, - дип сөйләделәр Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Янгын чыккан фатирда 4 яшьлек баланың үле гәүдәсе табылган. Бу факт буенча БР Тикшерү комитеты тикшерү башлаган.

Хәзер янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев