Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда өч яшьлек бала бассейнда аздан гына батмый кала

Яр Чаллыда алдагы көнне "Дельфин" бассейнында булган бәхетсезлек очрагы буенча прокурор тикшерүе уздырыла. Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бассейнда кичен су коенган вакытта өч яшьлек бала су астына китә. Авыр хәлдә ул Кама балалар медицина үзәгенең реанимация бүлегенә китерелә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала әле йөзәргә өйрәнеп кенә килүче нәниләр...

Яр Чаллыда алдагы көнне "Дельфин" бассейнында булган бәхетсезлек очрагы буенча прокурор тикшерүе уздырыла.

Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бассейнда кичен су коенган вакытта өч яшьлек бала су астына китә. Авыр хәлдә ул Кама балалар медицина үзәгенең реанимация бүлегенә китерелә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала әле йөзәргә өйрәнеп кенә килүче нәниләр төркеменә йөргән, балалар белән тренер шөгыльләнгән.

ТР прокуроры Илдус Нәфыйков кушуы буенча, Татарстан прокуратурасы бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклауга керешкән. Күзәтчелек ведомствосына балаларны йөзәргә өйрәтү дәресләрен оештыру өлкәсендә бассейн җитәкчелеге һәм персоналы эшен бәяләргә туры киләчәк. Аерым алганда, бала белән бәхетсезлек очрагының кем гаебе аркасында килеп чыгуын ачыклау зарур.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев