Ярдәм даулап йөрү рәхәтме?
Авылда тормыш шартлары җиңел түгел. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр хезмәт. Бигрәк тә терлек асраучыларга кыен. Ел әйләнәсе мал-туар арасында кайнашсаң да, җитешә алмыйсың. Шуңа да карамастан, Татарстанда күпләп терлек асрарга теләүчеләрнең саны арта. Сәбәбе нәрсәдә? Җитештерелгән продукциягә бәя дә әллә ничә ел дәвамында үзгәрешсез кала бит.
Шәхси хуҗалыгыңда яки гаилә фермасында җитештерелгән ит, сөт яисә башка төр продукцияне сату кайчагында чыгымнарны да капламый. Авылда үз эш-шөгылен булдырганнар белән сөйләшкәндә шунысы ачыклана: соңгы вакытларда авылда күпләп терлек асрарга теләүчеләр күбәю дәүләт ярдәменең артуына бәйле.
Булат - бәхетлеләр арасында
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында дәүләт ярдәме белән фермер хуҗалыкларында күпләп терлек асрарга теләүчеләр арасыннан иң көчлеләрен сайлап алу комиссиясе эшләде. Сер түгел, зур суммаларда грантлар отып та, соңыннан акчаны максатчан тотмау очраклары булгалап тора. Сәбәпләре дә күптөрле. Кемнәрдер кыенлыклар алдында югалып кала, кайберәүләрнең тырышлыгы җитеп бетми. Шуңа ике дистәгә якын белгечтән торган экспертлар советы һәр фермерны, кем әйтмешли, "энә күзе"ннән үткәрергә мәҗбүр.
Комиссия рәисе, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтүенчә, грант алырга теләк белдерүчеләр башка елларга караганда берничә тапкыр артыграк булган. Экспертлар арадан 93 фермерны зур суммада дәүләт ярдәме алырга лаек дип тапкан.
Бәхетлеләр арасында Казан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаганнан соң Спас районының Ямбакты авылында үз эшен башлап җибәргән Булат Галәветдинов та бар. Әти-әнисе, туганнары ярдәме белән башлап җибәргән фермер хуҗалыгын тагын да киңәйтмәкче, малларның баш санын арттырмакчы ул. Иш янына куш дигәндәй, дәүләт ярдәме дә булгач, эшләр тагын да җайлана төшәр, ди яшь белгеч.
Булат кебек авылда эшләргә атлыгып торучы 28 фермер грант акчасына 670 савым сыер, 1220 ит терлеге, 7 мең каз бәбкәсе, 2 мең күркә, 800 сарык һәм 400 ат алмакчы. Моннан тыш республикада 22 яңа гаилә фермасы барлыкка килә. Конкурс шартлары буенча грант ияләре авылларда 84 даими эш урыны булдырачак.
Шунысы да бар: "Конкурста җиңүчеләр "Лизинг-грант" программасында катнашып, ташламалы шартларда үзләренә кирәкле техника һәм төрле җайланмалар алу хокукына да ия", - ди Илдус Харис улы.
Акча кая китә?
Авылда кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә күрсәтелүче ярдәмнең төрләрен санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Банктан алынган кредитның процент өлешен кайтару, шәхси яки фермер хуҗалыгыңны үстерү, техника алган өчен субсидия, гаилә фермасы янына юл төзү, яңа эш башлаган фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтү, гаилә фермасы төзергә булышу, "Лизинг-грант" һәм башка күптөрле дәүләт программалары буенча да дәүләт ярдәменә өмет итеп була.
Дөрес, кайберәүләр дәүләт ярдәменә бүген дә шикләнеп карый. Авылда яшәүчеләр гомер-гомергә бюрократик киртәләрне яратмады. Шуңа да дәүләттән үзләренә тиешле субсидия, дотация, субвенция һәм тагын әллә ничек дип аталып йөртелүче ярдәм акчасын даулап йөрүне кирәксенмәүчеләр байтак.
Ә бит авыл җирлегендә продукция җитештерүчеләргә дәүләт ел саен 50 миллиард сум субсидия бүлеп бирә. Шул исәптән сөт җитештереп саткан авыл кешеләренә 11,4 миллиард сум ярдәм бирелергә тиеш. Аның кемгә һәм күпме бирелергә тиешлеген ачыкларга теләүчеләр интернеттан яисә башка чыганаклардан 2016 елның 19 декабрендә кабул ителгән РФ Хөкүмәте карары белән таныша ала. Тик шунысы гына бар: субсидия яисә башка төрле дәүләт ярдәме алыр өчен әллә никадәрле кәгазь җыясы.
Югыйсә дәүләт ярдәме бүленгән, аны юллап аласы гына бар сыман. Тик, фермер яисә шәхси хуҗалык иясенең 1 килограмм сатылган сөткә 40 тиен дәүләт субсидиясен юллап йөрергә вакыты юк. Бусы - бер. Икенчедән, тикшерү органнары ачыклаганча, бүген урау юллар белән төрле дәүләт ярдәме алучылар да шактый икән шул. Җиңел бит, бармакка бармак сукмыйча, терлек-туарны бары тик кәгазьдә генә асраучы "фермер"лар дәүләт ярдәмен юллап алырга иренми.
Алда әйтелгәнчә, авыл җирлегендә җитештерелгән продукция өчен дәүләт ярдәме миллиард сумнар белән исәпләнә. Кайбер шәхси яки фермер хуҗалыклары исә үзләре җитештереп саткан ит, сөт, яшелчә яки башка продукциягә тиешле дәүләт ярдәменең тиенен дә күргәне юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев