Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр сәясәте лидерлары социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак

Агымдагы елның 20 сентябреннән (шул көнне дә кертеп) яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алу конкурсына гаризалар тапшыру кампаниясенең вакыты озайтылды. Әлеге конкурс яшь белгечләргә ярдәм итү максатыннан «Татарстан Республикасы студентлары лигасы» Региональ Яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Конкурста катнашуга торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган 18 яшьтән 30 яшькә кадәр гражданнар (никахта булулары мәҗбүри түгел), яшьләр активы, яшь белгечләр оешма-предприятиеләрнең яшьләр эшләре буенча белгечләре дәгъва кыла ала. Төп шарт гариза бирүченең яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашуы, мәгарифкә, яшьләрне тәрбияләүгә шәхси өлеш кертүе. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Торак фондының социаль ипотека системасы аша ташламалы шартларда тораклы булу мөмкинлеген алачаклар.

Өстәмә мәгълүмат өчен элемтәләр: тел. 8(987)404-89-78, e-mail: mol_ipoteka@mail.ru

Конкурс группасы: https://vk.com/mol_ipoteka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев