Язгы каникулда укучылар өчен поездга билетлар 50% ташлама белән сатыла
Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.
Язгы каникул чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарда 50% ташлама белән сәфәр итә алалар. Билетларны Россия территориясендә йөрүче поездларга 2018 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр алган очракта ташлама ясала, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Билетларга 50% ташлама белән сату башланган. Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.
Ташлама башка махсус тарифлар белән берлектә гамәлгә ашырылмый.
Шулай ук 146/145 нче номерлы тиз йөрешле Мәскәү-Назрань поездына да юл йөрү билетлары рәсмиләштергәндә ташлама ясалмый, дип хәбәр ителә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев