«Өйдән туеп чыгып киттем»
Беркөнне Киров районындагы Серов тукталышында автобустан чыгуга, күзем җирдә ятучы берәүгә төште. Карасам, 30-35 яшьләр тирәсендәге хатын-кыз...
Яныннан көн саен йөзәрләгән кеше узып йөри. Тик берсенең дә аңа исе китми. Башымнан: «Бу да кайчандыр кемнеңдер кадерлесе булып үскән ләбаса», - дигән уй йөгереп үтте. Якынрак килеп үзен сөйләштерергә теләсәм дә, ачылып китәргә ашыкмады. Сүзгә саран булып чыкты. Исеме Ләйсән икәнлеген дә янында утыручы бер ир кеше генә әйтте. Фамилиясен әйтүне кирәк санамады. Сөйләшә башлагач та, агач төбендә яткан җиреннән торырга ашыкмады ул. Бераз сораштыра торгач, ачылып киткән кебек булды.
- Өйдән туеп үзем чыгып киттем. Монда саф һавада рәхәт. Ике балам бар, ун һәм унбер яшьлекләр. Ирем ташлап китте безне. Балалар үзләре эшләп ашасыннар, - ди.
Ләйсән өченчегә авырлы. «Нигә үзең эшләмисең соң?» - дигән соравымны җавапсыз калдырды. Битенең кара янган булуын да «ике көн элек кенә ирләр кыйнап китүе» белән аңлатты. (Үзе бер төрле, башкалар икенче төрле сөйли). Шушы көннәрдә генә баш астына салып йоклый торган мендәрен дә яндырганнар икән.
- Булды, башка сөйләмим. Сөйләрлек рәтем юк. Сез миңа лучше ун сум акча бирегез, - дип кырт кисте ул. Апасының да кайда яшәвен әйтмәде.
Янәшә-тирәдә яшәүчеләр әлеге хатын язмышын белергә тиештер дип, узып баручыларны туктата башладым. Юлымда беренче очраган Нәзифә ханым бераз белә булып чыкты.
- Ул кызның әнисе дә соңгы елларында эчүгә сабышкан иде. Берничә ел элек гүр иясе булды. Аннан соң апасы белән икесенә фатир калды. Башта Ләйсән эшли иде. Эчкәне дә күренмәде. Аракы белән дуслашкач, «фатирга түләми» дип, аны апасы фатирларыннан куып чыгарды. Болай йөрүеннән үзе дә туйган инде. Ярдәм итүче кеше булсын иде үзенә. Ихтыяр көче юк, күрәсең. Хәзер әнә шул агач төбеннән башка урыны да юк. Шунда йоклап йөри инде ул, - диде Нәзифә ханым.
Тукталышта басып торучы Зәйтүнә апа Ләйсәнне белеп җиткерми икән. Әмма моннан берничә көн элек кенә бер хатын-кызның аны бик каты кыйнавын үзе күргән.
«Бәлки менә Илшат беләдер», - дип, ул үз йортларында яшәүче бер ирне чакырып китерде. Анысы да: «Хайван бит ул. Кеше булса, анда ятамыни?» - дигән сүздән башканы әйтмәде.
Ләйсәнгә ярдәм итү нияте белән, шәһәрдәге яшәү урыны булмаганнарны урнаштыра торган приютка шалтыраттым. «Без фатирга теркәлмәгән кешеләрне генә алабыз», - дип җавап бирде приют мөдире. Мәскәү районының социаль яклау идарәсе башлыгы Людмила Комиссарова да шатландырмады. «Без полициядән башка аны алып китәргә тиеш түгел», - дигән җавап алгач, участок инспекторы белән элемтәгә чыктым. «Алар белән без шөгыльләнергә тиеш түгел», - диде ул. Шулай да мин шалтыраткач, барып караганнар тагын үзләре, тик Ләйсәнне туры китерә алмаганнар.
Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, дип юкка гына әйтелмәгән шул...
Люция Хәбибуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев