Өйләнсәң, тормыш җиңеләяме?
Илдә өйләнешүчеләр саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, быел гаилә коручылар 8,5 процентка күбрәк. Белгечләр моның сәбәбен дә ачыкларга тырышкан. Баксаң, хәзерге заманда парлап яшәү - отышлырак, файдалырак һәм уңайлырак икән. Менә сиңа мә! Башлы-күзле булырга теләүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк. "Росстат" мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында илдә 298 мең...
Илдә өйләнешүчеләр саны арткан. Узган ел белән чагыштырганда, быел гаилә коручылар 8,5 процентка күбрәк. Белгечләр моның сәбәбен дә ачыкларга тырышкан. Баксаң, хәзерге заманда парлап яшәү - отышлырак, файдалырак һәм уңайлырак икән. Менә сиңа мә! Башлы-күзле булырга теләүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк.
"Росстат" мәгълүматларына караганда, быелның беренче яртысында илдә 298 мең 900 пар язылышкан. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге күрсәткеч 275 мең 400не тәшкил иткән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны үзгәрешсез диярлек: узган ел 248 меңгә якын гаилә таркалса, быел андыйлар 246 меңнән артып киткән. Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең кафедра җитәкчесе Елена Зарецкая гаҗәп фикер җиткерә. Баксаң, өйләнешүчеләр саны арту барыннан да бигрәк илдә яшәүчеләрнең иртәгәге көнгә ышанычы булмау белән бәйле икән. "Яшьләр билгесезлектә яши. Өлкәннәр арасында бу ул дәрәҗәдә үк ачык чагылмый әле. Олыгайган саен кеше үзен чикләргә, артык нәрсәләргә кызыкмаска өйрәнә. Ә яшьләрнең үз-үзен тотышы үзгә. Аларга бөтен нәрсә бүген үк, хәзер үк кирәк", - дигән белгеч. Шуңа күрә икәү яшәү отышлырак. Әлеге фикерне психотерапевт Рамил Гарифуллин да хуплый. Илдә икътисадый вәзгыять җиңел түгел. Алайса нишләргә? Тотасың да өйләнәсең! "Өйләнешүчеләргә күпкә җиңелрәк, мәсәлән, шул ук ипотека мәсьәләсендә ир белән хатынга кредитны тизрәк бирәләр", - ди белгеч.
Дәүләт сәясәтенең дә файдасы бар, дигәннәр. Моннан ике дистә ел элек, башка илләр белән чагыштырганда, Россия гаилә корырга омтылучылар саны буенча исемлекнең ахырында урнашса, 2010 елдан бирле без рейтингның югары баскычына күтәрелгән икән. Гаилә кыйммәтләрен бәяли башлаганнармы, әллә... Кайберәүләр фикеренчә, яшьләр "Ана капиталы"ннан коры калырга теләми. Билгеле булганча, дәүләт программасы 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. "Ана капиталы"н озайту турында күп сөйләшәләр, әмма әлегә боларның барысы да фикер һәм тәкъдимнәр рәвешендә генә.
Россия Президенты Владимир Путин капиталны индексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турындагы законны имзалады. Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Хәзерге вакытта ана капиталының күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. 2018 ел ахырына кадәр икенче баласын алып кайтырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. Балалар табибы Гөлсинә Рәхимова фикеренчә, бүген яшьләр арасында "Ана капиталы" программасына карата кызыксыну кимегән. "Бәби табучылар саны артса да, күпчелек гаиләләр бердәнбер сабыйларын тәрбияләүне өстенрәк күрә", - ди ул.
Өйләнешүчеләр арасында 30-33 яшьлекләр күбрәк. Ни өченме? Әлеге сорауга да җавап гап-гади дигән белгечләр. Утыздан узганнар тормышта үз урынын тапкан: аларның инде эше дә, фатиры һәм машинасы да бар. Шуңа күрә башка нәрсәләр, мәсәлән, өйләнү яки кияүгә чыгу турында уйларга да вакыт җиткән. Интернетта танышулар сайты хезмәткәре Анна Юрасова әйтүенчә, аларга нигездә 27 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр мөрәҗәгать итә. "Яшьләр үзләре дә төрле социаль челтәрләр аша бик җиңел таныша. Ә менә безгә ярдәм сорап килүчеләрнең сөйгән ярын эзләргә буш вакыты юк", - ди ул.
Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге белгечләре өйләнү-кияүгә чыгу өчен иң яхшы вакытны да атаган. Сораштыруда катнашучыларның 77 проценты, ир-атлар 27 яшьтә башлы-күзле булырга тиеш, дигән. Ә менә хатын-кызлар 23 яшьтә кияүгә чыгып калса әйбәтрәк икән. Респондентларның 81 проценты шул фикердә. Илдә яшәүчеләрнең 78 проценты рәсми рәвештә өйләнешү яклы. Сораштыруда катнашкан һәр биш кешенең дүртесе, гаилә кору өчен төп сәбәп ул - мәхәббәт, дигән. Соңгысына ышанырга да, ышанмаска да белмәссең...
Идрис КОРБАНОВ, быел өйләнгән (Казан):
- Миңа 32 яшь. Тик файдалы булганга яки мәкерле уйлар белән өйләнмәдем. Парлап гомер итү ялгыз яшәүгә караганда отышлырак дигән фикер белән дә килешмим. Үзегез уйлап карагыз: бер тамакны ашатырга күпме акча кирәк һәм икене-өчне? Гаиләдә мәхәббәт, бер-береңне хөрмәт итү мөһимрәк дип саныйм. Акчаң булса, ипотеканы хатынсыз да бирәләр аны. Ә менә акча юк дип, хатынны урамга чыгарып җибәреп булмый.
Алсу РАМАЗАНОВА, психолог:
- Әйе, күп очракта парлыларга ипотеканы тизрәк бирәләр. Димәк, өйләнешүнең отышлы ягы да бар. Хәзер өйләнешүчеләр саны артты. Тик коры мәхәббәт белән генә тамакны туйдырып булмый. Кияүгә чыкмаган кызларның күбесе ипотека алмас өчен, фатиры, яхшы эше булган тиң яр сайларга тырыша. Сөйгән яр белән куышта да бәхетле буласың дигән фикер белән килешмим.
("Ватаным Татарстан", /№ 134, 06.09.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев