Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйткән белән әйтмәгән бер түгел

Кайчак без кечкенә балаларга, әле синең бер борчусыз чагың, дияргә яратабыз. Билгеле, ул мәшәкатьләрне хәл итү – әти-әни җилкәсендә. Кайчак авыру бала тәрбияләүче, сабые төрле күңелсез хәлләргә тарыган кешеләр югалып кала. Кая барырга, бу хакта кемгә сөйләргә? Нәкъ менә шундый ке­ше­ләр өчен узган елның 1 июнендә тәүге тапкыр күп кенә министрлык вәкиллә­ре катнашында очрашу оештырылган иде.

– Әлеге чараның кирәк­леген аңлагач, кешеләрне борчый торган барлык со­рау­ларга да җавап бирерлек министрлыкларны җы­еп, кабул итү көне оештыра башладык. Бу – ярдәмнең бер төре. Бирегә килгән кеше бушлай юридик хезмәт тә ала. Монда килеп шикаять белдергән кешеләрнең го­зерләре шундук хәл ите­лә. Без һәрвакыт бала­ларның хо­кукларын кай­гыртабыз, – ди Татарстан­ның Бала хокук­ларын як­лау буенча вә­ка­ләтле вәкил Гүзәл Удачина.


Узган ел балаларны як­лау көнендә 50гә якын кеше килгән. Һәр кайсының бер­ничә соравы булган. Алар үз сорауларына җавап табып киткәннәр. Гүзәл Удачина бел­дерүенчә, ул көнне 170- тән артык сорау хәл ителгән. 2017 елның 25 ок­тябрендә дә шушындый кабул итү оештырыла. Анда 40тан артык әти-әни кил­гән. Әлеге очрашудан соң мондый форматтагы очрашу кирәклегенә тагын бер кат инанганнар.


Быел исә шулай ук 50дән артык кеше килер дип кө­тәләр. Ә халык килә,  дөреслек эзли, җавап таба. Буадан ук килгән Тәнзилә апа торак мәсьәләләрен хәл итеп йөри. “Район газетасында бу хакта хәбәр бар иде. Иртәдән үк килдем. Өч балам бар. Олы улым өй­ләнмәгән, үз янымда тора. Кечесе өйләнде. Торыр җи­ре булмагач, ул абыйсына бирелгән фатирга урнашып торды. Кызым ялгыз гына бала үстерә. Тагын бер балам бар. Үземә берни дә кирәкми, өйдәге са­бый­­лар­ның торыр җире булсын иде дип йө­рим”, – ди ул.


Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләренә дә сораулар җыелган. Биредә аларны да урында ук хәл итәләр. Вакытында кирәкле белгечләргә эләгә алмаучылар да бар. Әйтик, олы кызымны аллерголог кабул ит­кәнне ярты елдан артык көтәбез. Узган ел ук безгә хезмәт күрсәтә торган учас­ток шәфкать туташына барып язылып куйган идек. Берничә тапкыр шалтыратып сорагач, әле чират җит­мәвен әйттеләр. Кичә бу проблеманы мин дә башка әниләр кебек Сәла­мәтлек саклау министрлыгы бел­геч­ләренә җиткер­дем. Эш­кә кайтырга да өл­гер­мә­дем, телефоным шал­тырый. Үзе­безнең педиатр икән. Көн дәва­мында бер­ничә кат шалтыратты ул ми­ңа. Янына чакырды. Әллә инде күпме айлар көткән чират бер­ничә сәгать эчендә якынайды да микән? Монда үзен­нән-үзе сорау туа. Нигә соң каядыр барып ярдәм со­расаң, мәсь­әлә тизрәк хәл ителә.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев