Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйткән сүз – аткан ук

Нахакка кешенең хәтерен калдыру, күңелен рәнҗетү һәрвакыт тәнкыйтьләнә. Бер генә дин дә аның ишене хупламый. Тик, кызганычка каршы, бөтен кеше дә дөрес кенә яшәп бетә алмый шул. Оныта, кызып китә, уйламыйча әллә ниләр әйтеп сала. Бер дәлиле булмаган көе кешегә яла ягудан да тартынып тормый. Бүгенге сораштыруыбызда тормышыбызда килеп чыккан...

"Хатының йөри бит, күрмисеңме?"

- Без өйләнешкәндә, иремнең туганнары миңа каршы булган. Баштан ук сизәргә яшьлек юләрлеге, тормыш тәҗрибәсезлеге комачаулагандыр инде, күрәсең. Хәтта кайнанамның бертуган апалары, сеңелләре дә ошатмаган мине. Матур гына яшәп китсәк тә, бер-бер артлы ике малаебыз туса да, иремнең туганнары мине гаиләләренә кертмәделәр. Тора-бара үземә карата кыек карашларны мин дә сизергә өйрәндем. Баксаң, без өйләнешкәнче үк алар минем иремә башка бер кызны димләп куйган булганнар икән. Күптәннән аралашып яшәгән гаилә дусларының кызлары дип аңладым. Әмма туй алдыннан ирем белән туганнары арасында бик каты тавыш чыккан, чөнки ирем мине сайлаган, мине генә яратуын, өйләнсә, миңа гына өйләнәсен бик каты итеп әйткән. Авылда әлләни озак яшәмәдек без. Казанга күченеп киттек, эшкә урнаштык. Ирем әфган сугышында булган кеше, ике ел дигәндә яңа йорттан зур фатир бирделәр. Тормышыбыз тагын да ямьләнде. Әмма тегеләр һаман тормышыбызны бозып тордылар. Җитеш тормышта яшәвебезгә чыдаша алмыйча, минем өстән нахак сүз йөртүгә кадәр барып җиттеләр. Иремә: "Хатының йөри бит, күрмисеңме?" - дип әйтәләр иде. Ирем миңа ышана инде, җилбәзәк түгеллегемне, җитди холкымны да белә. Әмма тамчы тама-тама таш яра диләр бит. Бигрәк тә үз туганнары, әнкәсе шулай дип торганда. Берзаман эчә башлады бу. Атнага бер генә тапкыр да түгел, көн саен, күп итеп эчә, туктамыйча эчә башлады. Билгеле инде, исерек булган өйдә тавыш чыга. Кай арада ишетеп, кайнанам, бертуганнарын ияртеп тагын безгә килеп җиттеләр. Малайларын акылга утыртасы урынга өчәүләшеп минем киемнәрне җыя башладылар болар. "Чистый баюың җитте! Авылдан килеп Казанда кеше буласың килдеме әллә? Давай, җыен да, балаларыңны алып кире кайтып кит!" - дип, мине куарга тотындылар болар. Шул сүзләрдән и тотындым еларга, әрни-әрни еладым. "Ник аларны алырга тиеш соң мин?! Ияртеп килгән балалар түгел бит алар!" - дидем. Ул юлы куып чыгара алмадылар. Кат-кат килеп, басымчалык итсәләр дә, каты тордым, китмәдем.


Бик авыр чакларда, әллә чыннан да, китим микән дип уйлаган вакытлар да булды. Әмма алай тәрбияләнмәгән шул без. Әти-әни янына сумка тотып кайтып керәсе, кайгы сөйләп сер белдерәсе килмәде. Иремне ташлап китмәсен аңлаган кайнанам, аларның туганнары шуннан соң миңа хат язып тоттырдылыр. "Без сине туганлыктан сызабыз. Кайтып йөрисе булма!" - диелгән иде анда. Ирем дә һаман ике арада йөрде. Авылга кайтса, кабат тегеләрнең сүзен сөйли, ә минем янда миңа ышана. Әллә ничә дини ашлар уздырдылар, берсендә дә мине чакырмадылар. Ирем үзе генә кайтып китә торган иде. Мин балконнан карап озатып калам, елыйм. Балаларыбыз тәмам үсеп беткәнче шулай тормышыбызны боздылар алар. Хәзер бик аңладылар инде хаталарын. Күреп, белеп торалар бит: улларына, энеләренә минем янда яшәве рәхәт. Өсте каралган, ашарына бар, көн саен чистаны киеп китә. Хәзер бер сүз дәшмиләр, дәшсәләр дә исем китми, җавап кайтарырлык көчем бар, аларга кайтсам - урыным түрдә. Әмма әлеге кадер миңа хәзер кирәкми дә! Ирем дә еш кабатлый, әле дә ярый түзгәнсең инде син, хатын, ди. Хәзер үткәннәрне уйлыйм да: еллар буе нахакка сүз күтәреп яшәгәнче, йөрисе калган икән ул, дим. Теләк булса, кешесе табылыр иде әле шунда. Ичмасам, сүзләре хак булыр иде. Миңа бу кадәр авыр булмаган булыр иде.

https://vk.com/beznen_avil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев