Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары тизлекле Мәскәү–Казан магистраленең эшчәнлегеннән шикләнәләр?

Владимир Путин югары тизлекле Мәскәү–Казан магистраленең нәтиҗәлелеген өйрәнергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин РФ Транспорт министрлыгына өстәмә рәвештә илдә беренче югары тизлекле Мәскәү–Казан тимер юл магистраленең һәм аның Мәскәү–Түбән Новгород участогының нәтиҗәлелеген өйрәнергә кушкан. РФ транспорт министры Евгений Дитрих Федерация Советы әгъзаларына шул турыда белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Моңа кадәр «Ведомости» газетасы, чыганакларга таянып, дәүләт башлыгының югары тизлекле тимер юл магистрале төзү кирәклегенә карата шик белдерүе һәм Хөкүмәттә магистраль проекты буенча тагын бер тапкыр фикер алышырга күрсәтмә бирүе хакында язып чыккан иде.

Евгений Дитрих сүзләренчә, дәүләт башлыгы үтенече белән, юлның нәтиҗәлелеген бәяләүдә Кытай вәкилләре катнашырга тиеш. Бүгенге көндә дөньядагы югары тизлекле магистральләрнең яртысы нәкъ менә шушы илгә туры килә.

Министр 7 ноябрьдә Кытай Халык Республикасына эш сәфәре барышында әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуын һәм югары тизлекле тимер юл магистраленең автомобильләр, гадәти поездлар һәм электричкалар белән түгел, ә авиация белән көндәшлек итүе турында искәрткән.

Фото: архив/Салават Камалетдинов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев