Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландырырга ниятли

Биредә «юл хәрәкәте өлкәсендәге аеруча куркыныч кагыйдә бозу очраклары» хакында сүз бара.

Дәүләт Думасында юл хәрәкәтендәге кайбер кагыйдәләрне бозган өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектларын карыйлар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы урынбасары Александр Быковка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, биредә «юл хәрәкәте өлкәсендәге аеруча куркыныч кагыйдә бозу очраклары» хакында сүз бара. Аларга машина белән исерек хәлдә идарә итү, машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утыру, светофорның кызыл утына чыгу, ашыгыч хезмәтләргә юл бирмәү һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып китүгә бәйле очраклар керә.

Фото: архив / Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев