Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел автомобиль салоны сыек тирес белән тулган
Германиянең Мюнхен шәһәре янында юл-транспорт һәлакәте аркасында, кабриолет, ягъни түбәсе төшерелә торган җиңел автомобиль салоны сыек тирес белән тулган.
Әлеге машина юл кырыенда туктап торган икән. Бу вакытта аның яныннан тирес төягән прицеп тагып трактор узган. Аның йөртүчесе кинәт кенә идарәне югалткан да, прицеп болганган һәм сыек тирес чайпалып, машина эченә түгелгән. Кабриолетта утыручы 52 яшьлек йөртүче белән аның 14 яшьлек кызы баштан-аяк сыек тирескә коенган, дип яза "Татарстан Яшьләре".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев