Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юмор остасы Раил Садриев әдәби кичәсендә үзен яңа яктан танытачак

Кичәнең исеме дә "Сез әле мине белмисез" дип атала.

16 апрельдә ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) Татарстанның атказанган артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу булачак. Кичәнең исеме "Сез әле мине белмисез" дип атала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачы күңелендә юмор остасы буларак, көлкеле образлар тудыруы белән урын алган Раил Садриев әлеге кичәдә бөтенләй башка яктан ачылачак, ди оештыручылар.

Шигырьле-моңлы, шул ук вакытта бераз юморлы моноспектакльдә Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгыраячак.

Матурлыкны күрә һәм ярата белүче Раил Садриевның чыгышлары Интернет дөньясында да бик популяр – ул Арчадан Гөләра Шәрипованың «Тормыштан зарланмыйк» шигырен бөтен дөньяга танытты.

Исегезгә төшерәбез: актер, режиссер һәм сәхнә остасы Раил Садриев белән очрашу кичәсе ТР Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) 16 апрельдә 17.00 сәгатьтә башлана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев