Үз-үзен тотышында уңай якка үзгәреш күренми, әрәмтамаклануын дәвам итә, нәтиҗәдә 2 ай да 20 көнгә - колония
Россия Җинаятьләр кодексын үзгәртүдә гуманлаштыру - мөһим юнәлешләрнең берсе.
Моңа мәҗбүри төзәтү эшләре, сынау вакыты белән яки хөкемне кичектереп шартлы рәвештә хөкем итү, билгеле бер вазыйфаны яки эшчәнлекнең билгеле бер төрен башкаруны тыю керә. Аларның башкарылуын җәзаларны үтәтү инспекцияләре үз күзәтүе астына ала.
Альтернатив җәза төрләренең өстенлеге дә бар: иректән мәхрүм итү урыннарындагы тоткыннардан аермалы буларак, алар дәүләт казнасына йөк булып төшми, ә, киресенчә, файда гына китерергә тиеш. Әмма андый төр җәзаның тагын бер ягы бар - төзәлергә мөмкинлек бирелүенә өметләнеп, иректән мәхрүм ителмәүчеләрнең бер өлеше кабат җинаять кыла. Бу очракта аларны чәнечкеле тимерчыбык артына җибәрәләр.
1959 елда Олы Арташ авылында туган Гарәфетдин Зәйнетдинов та төзәлергә теләмәүчеләрнең берсе булып чыкты. Ул корал кулланып кеше талаганы һәм законсыз рәвештә чит машинаны алып киткәне өчен 1998 елда Пермь шәһәре районы суды тарафыннан 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма тәүбә итми, кабат җинаять кыла. Аның байтак гомере колониядә уза. Байлар Сабасында яши башлагач, район суды 2012 елның декабрендә Р.Зәйнетдиновны мошенниклыгы өчен хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 8 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Әмма ул суд тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне үтәүдән читләште, эшкә урнашу мөмкинлеге була торып, әрәмтамаклануын дәвам итте. Нәтиҗәдә җинаять-җәза үтәтү инспекциясенә үз-үзен тотышында уңай якка үзгәреш күренмәгән Г.Зәйнетдиновка карата билгеләнгән җәзаны иректән мәхрүм итү белән алыштыруны сорап судка тәкъдим кертүдән башка чара калмады. Шушы көннәрдә булган җәмәгать судьясының хөкем карары белән төзәтү эшләре 2 ай да 20 көнгә колониягә җибәрү белән алыштырылды.
Р.Хәбибуллин,
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясенең Саба филиалы начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев