Үзеңнеке кайда да үзәктә
Татарстан халыклары «Дуслык» йортында Казанда яшәүче бурятларның «Сагаалган», икенче төрле әйткәндә «Ак ай» бәйрәме узды. Чара өченче мәртәбә үткәрелә. Ул ай календаре буенча яңа елны каршылауны аңлата.
Бурятларда төп йолаларның берсе саналган бу көнгә бер ай алдан әзерләнәләр. Без Яңа елга аяк басканда якыннарыбызны котласак, алар бөтен галәмне тәбрик итә, изге, якты теләкләр юллый. Бәйрәм театральләштерелгән тамашадан башланып, халык уеннары белән дәвам итте. «Байкал» җыр һәм бию театры солисты Алдар Дашиевның чыгышы безнең төбәктә яшәүче бурятлар өчен зур бүләк булды. Ул монгол, калмык, бурят халыкларының классик җырларын башкарды. «Сагаалган»ны тамаша кылгач, Татарстандагы бурятларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Сэсэгма Бубеева белән тормыш-көнкүрешләре турында сөйләштек.
Бурятларның милли-мәдәни автономиясе «Дуслык» йортындагы иҗтимагый оешмалар арасында иң яше, ике ел элек кенә утыз алтынчы булып теркәлгән. Тәүге адымнарын ясауга карамастан, беренче елда ук уздырылган чараларның күп һәм төрле булуы белән дә, эчтәлеге ягыннан да җитәкчелекне таң калдыра. «Мин Бурятия республикасында туып, үсеп, дәүләт университетын тәмамлап, бурят теле һәм әдәбияты укыттым. Җиде ел элек, Казанда тибет медицинасы клиникасында эш тәкъдим иткәч, гаилә белән бирегә күчендек», – дип сөйли Сэсэгма ханым. Үз халкына, мәдәниятенә гашыйк, кешеләр белән аралашмый түзә алмаган, көч-куәте ташып торган ханым, Казанга күченүгә, милләттәшләрен эзләргә керешә. Үзеңнеке кайда да үзәктә шул инде. Якын-тирәсендә генә унлап бурят табыла. Алга таба үзара элемтәләрне ныгыту максатыннан иҗтимагый оешмага җыйналырга карар кыла алар. Рәис итеп яңа идеяләр белән янган әңгәмәдәшемне сайлыйлар. «Тибет мәдәнитен саклап торучы Рерихлар агымын җитәкләгән Наилә Абдулманова тәкъдиме белән 2014 елның августында Монголиягә «Рерихлар эзеннән. Монголия уты» дигән экспедициягә чыгып киттек. Казан – Улан-Удэ – Кяхта – Улан-Батыр – Харахорум – Гоби маршруты буенча хәрәкәт иттек. 1200 метр биеклектә урнашкан будда монастырьлары, музейларын карадык, заманча шәһәрләр белән таныштык. Шуннан соң үзебезнең мәдәниятне башкаларга да лаеклы итеп күрсәтү өчен иҗтимагый эшчәнлекне ныклап торып киңәйтү кирәклеген аңладым. Туган җирдән туйган җир яхшы дисәләр дә, Казанда яшәгәч, биредә дә ватанымның бер кыйпылчыгын, мәдәниятен, көнчыгыш фәлсәфәсен булдырырга телим. Ә мин озак уйламыйм, тимерне кызуында сугарга яратам. Шул чагындагы уй-теләкләр менә бүгенге бәйрәм кебек чаралар оештыруга китереп җиткерде», – дип сөйли ул. Юктан гына башланган эш озак көттерми, беренче җимешләрен бирә: бурятларның Казандагы милли-мәдәни автономиясе турында ишетеп, милләттәшләре эзләп таба башлый. Араларында безнең якларда егерме елдан артык яшәүчеләр дә барлыгы ачыклана. Кемдер кайчандыр укырга, кемдер эшкә килгән җиреннән төпләнеп калган. Хәзер инде оешмага даими йөрүчеләр саны йөздән арта. Алар сафына якын-тирә шәһәрләрдә гомер кичерүче бурятлар да кушылган. Кемдер ишетеп, кемдер интернеттагы язмаларны укып белә икән. Сэсэгма ханым үзе дә кайда да милләттәшләрен эзли: алар белән йә поездда, йә тибет медицинасы клиникасында таныша. Сез Казанда шундый-шундый кешеләрне каршы ала алмассызмы, дип, туган ягыннан шылтыратучылар да булгалый. Бурятиянең үзәк басмаларында мондагы милләттәшләренең яшәешен яктырткан язмалар даими дөнья күрү дә эзсез калмый. «Биредәге бурятлар арасында катнаш гаиләләр күп, – ди Сэсэгма ханым. – Соңгы вакытта гына ике кыз татар егетләренә кияүгә чыкты. Шуның берсе – исеме Татарстанда күпләргә яхшы таныш опера җырчысы – Венера Протасова. Хәләл җефете дә үзе кебек үк опера театры артисты». Бездә бурят рәссамы һәм скульпторы Даши Намдаковны дә әйбәт беләләр әле. Ул иҗат иткән канатлы барс һәм зилант сыннары «Казан» Гаилә үзәге композициясен бизи. Ә инде бу якларда төпләнгән бурятларның төрлесе төрле өлкәндә хезмәт куя: кем тәрҗемәче, кем укытучы, кем эшмәкәр һ.б. бар. Сэсэгма ханым әйтүенчә, Татарстанда милли сәясәт югары дәрәҗәдә куелган һәм башка милләтләргә эшләү дә, яшәү дә авырлыклар тудырмый. Әмма иҗтимагый оешмаларның уңышын өч индикатор буенча чамаларга мөмкин: бу өлкән буын активлыгы, алардан соң килгән яшьләр канаты һәм Якшәмбе мәктәбендә милли тел укыту. Әгәр шушы юнәлешләр алга атласа, киләчәк өметле дигән сүз. Бурятлар исә өч юнәлештә дә сынатмый. Әйе, тел өйрәнергә йөрүче балалар саны аз, уннан артмый, әмма дәресләргә өлкәннәр дә күп килә. Чөнки бурят халкында да башка милләтләрдәге кебек туган телне саклау үзәккә үткән мәсьәләләрнең берсе. «Сездә урамдагы элмә такталар ике телдә язылган, ә бездә аны күрмисең, – дип әңгәмәгә кушылды «Сагаалган» бәйрәменә Мәскәүдән махсус кайткан журналист Ольга Жатапова. – Бурятча язылган такталар булса да сирәк. Милли тел мәктәп программасында күптән юк. Әти-әни баласына туган телне укытырга теләсә, гариза язарга тиеш. Иҗтимагый фондлар, шәхси кешеләр моның өчен борчыла, хәлләреннән килгәнчә ярдәм итә. Ләкин телне саклау мәсьәләсен дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелми торып, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Соңгы елларда үзем Мәскәүдә эшлим. Анда милләттәшләремне очратам, телне белмиләр. Тышкы кыяфәтең белән үз милләтеңә охшап, туган телдә сөйләшмәү – фаҗига». Ә менә, монда сезне нәрсә тотып калды, дигән сорауга Сэсэма Бубеева Мәскәү инфраструктурасы һәм бурят халкының гадилеге дип көтелмәгәнрәк җавап кайтарды. «Әйе, бу уңайдан минем белән бәхәсләшәләр дә, – ди ул. – Ләкин мин Татарстанны шулай кабул иттем. Юлымда да әлегә кадәр гел яхшы кешеләр очрый. Татарлар киң күңелле, ачык йөзле булулары белән безгә охшаган хәтта».
Дөрестән дә, бурятлар – кунакчыл милләт. «Сагаалган» бәйрәменә килүчеләрне дә алар саламат, бууза кебек ризыклар, курунга эчемлеге (аңардан тарасун дигән спиртлы эчемлек ясыйлар) белән сыйладылар. Гомумән, бурят халкының кухнясына күз салсаң, өстәлдә һәрвакыт сөт, сөтле ризыклар торуын күрербез. Сөтне алар «ак» ризык дип атый һәм элек-электән сөтле тәгам изге саналган. Чөнки бала тууга күкрәк сөте белән туклана башлый, бу сый аңа көч-куәт бирә, яшәү чыганагына әйләнә. Без шәрифле кунакларны ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алсак, алар ак төстәге ризык, гадәттә, сөт тәкъдим итәләр. Күңелебез саф, пакь, керсез, уйларыбыз ачык, аек булсын дигәнне аңлата бу. Электән килгән гореф-гадәтләр буенча әле дә бурятларда сөттән нинди генә ризыклар әзерләмиләр: брынза, ээдмэг (простокваша), әйрән, тараг (өйдә әзерләнгән кефир), аарса (туклыклы, әчкелтем эчемлек), урмэн (сөт күбеге), хушохэн урмэн (кипкән күбек), сусэгы (сөт өсте), сагаан тогон (атланмай), шара тохон (эретелгән май), ээрмэг (эремчекле катнашма), айрхан (киптерелгән эремчек), хурууд (өйдә ясалган сыр), архи (сөттән ясалган хәмер), урмэ, тараг һ.б.
Бәйрәмгә дигән ризыкларны Сэсэгма ханымның әнисе Светлана әзерләгән иде. Ул инде соңгы елларда кышны мәркәзебездә уздыра. «Казанны беренче килүемдә үк яраттым: тыныч, имин кала кебек тоелды. Халкы да бездәге кебек кунакчыл, гади. Бер ел эчендә күпләр белән дуслашырга өлгердем, татарлар арасында ахирәтләр таптым, ямансулап утырганым юк. Әмма мондагы кышны һич үз итә алмыйм, авыр кичерәм. Чын бурятлар өчен сездәге кыш артык җылы, аяк астында – кар боткасы. Бездә, ичмасам, кыш дисәң дә кыш! Чын зәмһәрир суыклар! Һава температурасы илле градуска төшә. Җәен исә терекөмеш баганасы, киресенчә, кырык-кырык бишкә менә. Әлбәттә, һава торышының шулай уйнавы сәламәтлек өчен авыр. Ә сезнең климат кан басымына килеште анысы», – дип сөйләп китте. Утыз елдан артык гомерен балалар укытуга багышлаган ханымны гомере буе авылда, мал асрап, бакча тотып яшәгәндер димисең. Бурятларга хас басынкылык, сабырлык йөзендә генә чалынып калмый, бу бөтен килеш-килбәтеннән күренә. Шуңа әле элеккеге буын мөгаллимнәренең зыялылыгы өстәлә. «Безнең халык өчен иң мөһиме – өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү, – дип дәвам итте сүзен. – Туй йолаларын гына карыйк, кәләшне алырга килгән кияү егетен ике як туганнар бергә эретелгән ак май яндырып каршы ала. Бу, ике нәсел кушылып, гаилә учагын кабызуны аңлата. Соңыннан гына шундый ук йоланы яшьләр үти».
Хезмәтенә күрә хөрмәте инде. Шулай булмаса, үзенең кызы Сэсэгма чит-ят җирдә яшәп, өй белән эш арасында өзгәләнгәндә иҗтимагый эш дип тә янып-көяр, «Тормышымны мәхәббәт, гаилә, иҗат һәм иҗтимагый эштән башка күз алдына китерә алмыйм», – дияр идеме. Гаилә исә аның өчен ышанычлы тыл да, яңа идеяләр белән канатландыручы да, тәнкыйть утында тотучы да. Күрәсең, алар шундый өмет баглаганда, Сэсэгма ханым, үзенә ышанычны югалтудан һәм якын-тирәдәге кешеләрнең өметен акламаудан курка: нинди генә эшкә алынса да, ахырга кадәр ерып чыга, авырлыклар алдында да югалып калмый. Тормыш девизы горур яңгырый: «Эшләсәң курыкма, курыксаң, эшләмә». Чыңгыз хан сүзләре! Дала халыкларының кыюлыгын үз иткән батыр йөрәкле хатынның киләчәккә планнарны зурдан. Татардагы Сабан туе кебек язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрелә торган Сухарбан бәйрәме оештыру теләге белән яна. Сухарбан сүзе уктан ату, үтәли тишеп чыгу дип тәрҗемә ителә. Бу көнне батырлар уктан атып, атта чабып һ.б. көч сынаша икән. Киләчәктә будда храмы торгызу турында да уйлана ул. Гыйбадәтханә бурятларны гына түгел, калмык, тыва һ.б. берләштерер, алар өчен мәдәни үзәк буларак хезмәт итәр иде, ди Сэсэгма Бубеева. Әйе, эш беләктә түгел, ә йөрәктә шул…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев