Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Зәкят” хәйрия фонды аутизм белән авыручы балаларга бәйрәм чарасы оештырды

Чарага фонд каршындагы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.

Бүген Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне. Шул уңайдан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды Даун синдромы, ДЦП, аутизм диагнозлары булган 60 лап авыру бала һәм аларның әниләрен кунакка чакырды. Бәйрәм “Туган авылым” комплексында узды.

“Без бүген күккә зәңгәр шарлар очырдык. Ни өчен зәңгәр дисәгез, зәңгәр ул – ирләр төсе. Аутизм белән авыручыларның күбесе малайлар булганга, зәңгәр шарларны күккә җибәрдек. “Туган авылым” комплексы белән балалар һәм әниләре өчен шундый бәйрәм чарасы оештырырга булдык”, - дип белдерде “Зәкят” хәйрия фонды директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Ул бәйрәмгә килүчеләргә мөрәҗәгать итеп, аутизм синдромы булган балалар өчен чараның беренче тапкыр үткәрелүен искәртте. “Сез ялгыз түгел, без бергә. Бу чара дәвамлы булсын. Сезнең белән гел очрашып торырга язсын!” – дигән теләктә калды Ирек хәзрәт.

“Бездә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга шушы балалар белән шөгыльләнә торган үзәк бар. Бу балалар барысы да шуннан. Без Президент гранты оттык, үзәк шуның хисабына эшли”, - дип белдерде “Зәкят” фонды вәкиле Майя Борһанова.

“Аутизм теләсә нинди кешедә пәйда булырга мөмкин. Бу чара белән без җәмгыятькә игелек эшләү әһәмияте турында мәгълүмат җиткерергә телибез. Нинди милләттән, конфессиядән булуыңа карамастан, игелек эшләү изге гамәл булуын күрсәтәбез”, - ди инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк проекты координаторы Гүзәлия Вәлиуллова. Ул шушы үзәк эше өчен Россия Федерациясе грантын 2017 елның декабрендә отканнарын әйтте.

"Рожденный быть мужчиной" клубы җитәкчесе Алмаз Төхвәтуллин күптән түгел генә шушы үзәккә йөрүче балалар белән шөгыльләнә башлаган. Аның әйтүенчә, үзәккә аны бер генә тапкыр дип балалар белән уйнарга чакырган булганнар. Шуннан бирле гел бара башлавын әйтте. “Мине чакырдылар да, балаларның миңа тартылуын, спорт белән шөгыльләнергә теләүләрен аңладым. Малайларга әтиләр, ир-ат игътибары җитми. Алар үзләре үк егетләр, ир-атлар белән аралашырга теләүләре турында әйтә. Шуннан үзебезнең оешмадагы егетләргә язган идем, алар да авыру балалар белән шөгыльләнергә риза булдылар. Без нәкъ менә ир-атларның шундый балалар белән шөгыльләнүен телибез”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Алмаз Төхвәтуллин һәр дүшәмбе шушы үзәккә йөрүче балалар белән шөгыльләнәчәкләрен белдерде. “Үз балалары була торып та, чит кеше баласын да ят итмәгән, балаларны читнеке булмый дип уйлаучылар эшли бездә. Безнең башкаларны кайгыртырга, ярдәм күрсәтергә теләвебез бик яхшы”, - ди ул.

“Зәкят” хәйрия фонды каршындагы инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә эшләүче психолог Татьяна Рябцева белән дә аралаштык. “Фонд бик кызыклы проект гамәлгә ашыра. Әни үз баласы белән килә, баласын волонтер, педагогларга калдырып, үз-үзе белән шөгыльләнә ала. Алар өчен фитнес, шәрыкъ биюләре, мастер-класслар үткәрелә. Мин үзем дә хатын-кызлар белән эшләргә җыенам, чөнки үземнең дә балам авыру булгач, миңа алар белән эшләү җайлы, аларның хәлен аңлыйм. Минем үзем өчен дә социализация бу. Декрет ялында утырган күп кенә хатын-кызлар мине аңлыйдыр. Декреттан эшкә чыккан хатын-кызларда да күренә кебек ул аутизмга хас кайбер билгеләр. Коллективка яңадан кереп китү өчен шактый киртәләр узарга кирәк. Аутизм белән чирләүче балалар арасында төрлесе бар: кемдер тиз ияләшә, кемгәдер шактый вакыт кирәк. Әмма гомер буе аларга яшәү өчен янәшәләрендә берәр кеше булу зарур”, - ди Татьяна Рябцева.

Психолог әйтүенчә, аутизм тумыштан да булырга, соңрак та сизелергә мөмкин. Хатын-кыз йөкле вакытта ук баланың үзәк нерв системасына зыян килгән булуы ихтимал. “Аутизм прививкалар нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин, дигән сүзләр дә бар. Әмма бу фәнни яктан исбатланмаган. Моны ачыклап йөргәнче, көчне балага юнәлтү яхшырак”, - дип киңәш бирә ул. Аның сүзләренчә, аутизм ешрак 2-5 яшьлек балаларда ачык сизелә. Бу кычкырыбрак сөйләү, мимика, куллар белән сәер ишарәләрдә чагылыш таба.

Фәридә апа бәйрәмгә 18 яшьлек улы Нияз белән килгән. “Бу чирнең каян килеп чыкканын беркем белми, аның үз-үзен тотышы сәламәт балаларныкыннан аерыла. Хәзер инде укулар бетте, кайда да нинди булса дәресләр үткәрелсә, йөрергә тырышабыз”, - ди ана.

Миләүшә ханым ДЦП белән авыручы 12 яшьлек улы Инсафның бәйрәмнәрне бик яратуын әйтте. “Ярата гынамы соң, бәйрәмнәргә бик теләп йөри. Чакырган һәр җиргә барырга тырышабыз”, - ди әни кеше.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев