Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәринә Хәсәншина: “Фатиры, машинасы булмаган егеткә кияүгә чыкмас идем”

"Ак чәчәкләр" җыры белән ул күпләрнең күңел кылларын тибрәтте. Яшь булуына карамастан, күп фестивальләрдә катнашып, "Татар моңы" телевизион конкурсы, "Үзгәреш җиле" фестивале лауреаты булырга өлгерде. - Ничә яшьтә кияүгә чыгар идең? Хыялыңдагы ир-ат нинди? - Иҗат кешесе булмасын иде. Ләкин "Никогда не говори никогда" диләр бит... Әлбәттә, төпле, хәлле кеше...

"Ак чәчәкләр" җыры белән ул күпләрнең күңел кылларын тибрәтте. Яшь булуына карамастан, күп фестивальләрдә катнашып, "Татар моңы" телевизион конкурсы, "Үзгәреш җиле" фестивале лауреаты булырга өлгерде.

- Ничә яшьтә кияүгә чыгар идең? Хыялыңдагы ир-ат нинди?

- Иҗат кешесе булмасын иде. Ләкин "Никогда не говори никогда" диләр бит... Әлбәттә, төпле, хәлле кеше булуын телим. Акыл белән эш итә торган, чая да булсын. Гаилә, хатын, балалар дип янып-көеп яшәсен иде. Минем 25 яшькә кадәр бик тә кияүгә чыгасым килә.

- Хәлле дидең... Әгәр фатиры, машинасы булмаса, син ул егеткә кияүгә чыгар идеңме?

- Юк. Аннары, яшенә дә карап бит. Әгәр 20-22 яшендә машинасы, фатиры юк икән - бу нормаль күренеш. Әгәр инде 30 яшендә дә юк икән - монда уйланырга кирәк. Әгәр бернәрсәсез кешегә кияүгә чыгасың икән, син белеп торырга тиеш - гаиләне үзең тартачаксың! Ул сиңа кирәкме? Миңа, мәсәлән, кирәк түгел.

Автор: Румия Сәйфуллина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев