“Зур тәнәфес” старт алды
Мәктәп укучылары өчен “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында уздырылучы иң масштаблы “Зур тәнәфес” бәйгесе старт алды. Яңа сезонда өлкән сыйныф укучылары гына түгел, 5-7 сыйныфларда белем алучылар да катнаша ала. Алар өчен махсус конкурс программасы әзерләнәчәк.
Конкурсның юнәлешләре артачак: беренче сезонда конкурсантлар 9 тема-чакыруның берсен сайлап ала алдылар: фән һәм технологияләр ("Киләчәкне булдыр!), иҗат ("Иҗат ит!"), журналистика һәм яңа медиалар ("Төп нәрсә турында сөйлә!), волонтерлык ("Игелек кыл!"), тарихи хәтер ("Хәтер!"), урбанистика ("Дөньяны үзгәрт!), сәяхәт һәм туризм ("Россияне танып-бел!"), сәламәт яшәү рәвеше ("Сәламәт бул!") һәм экология ("Табигатьне сакла!"). Конкурсның яңа сезонында белем бирү технологияләрен үстерү белән бәйле "Яңаны ач!" юнәлеше өстәлгән. Бәйгенең беренче этабы һәм теркәлү (1 июньгә кадәр) bolshayaperemena.online платформасында үтәчәк,. Җиңүчеләрне зур призлар көтә: 10 сыйныф укучыларына һәм урта техник белем белем уку йортларының 3-4 курс студентларына – 1әр миллион, VIII-IX сыйныф укучыларына 200әр мең сум акча тапшырылачак. Беренче тапкыр катнашкан V-VII сыйныф укучылары "Хыяллар сәяхәте" (Мәскәүдән Владивостокка кадәр) призларын ота алачак. Конкурсның барлык финалистларына да "Артек"ка юллама каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев