Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә янган һәйкәл урынына яңасын урнаштырганнар

Һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгән.

Зәйдә ике ай элек янган Азат итүче сугышчы һәйкәле урынына яңасын куйганнар.

«Зәй яңалыклары» хәбәрчесе агентлыкка һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгәнлеген әйтте. Скульптураны Җиңү бульварына алып килгәннәр һәм урнаштыра башлаганнар. Һәйкәлне кую биш сәгатькә якын вакытны алган.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге янган һәйкәлне торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыкты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова, янган һәйкәлне оператив рәвештә торгызу – 9 майга булган беренче чираттагы бурыч, дип искәртте. Партиянең Татарстан бүлеге һәм Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды исеменнән Ларионова район хакимияте белән уртак эшне тулысынча координацияләде.

«Татар-информ» Зәйдә Азат итүче сугышчы һәйкәле януын хәбәр иткән иде. Әлеге факт нигезендә «Хәрби һәйкәлне юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Фото: Зәй офыклары

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев