Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

10 август – Физкультурачылар көне

Ра­йон яшьләр эш­ләре һәм спорт бү­леге начальнигы Ирек Гарипов белән әңгәмә.

Физкультурачылар күп санлы спорт сөючеләрне, шул исәптән яшь буынга физик тәрбия бирүче мөгаллимнәр һәм тренерларны берләштерә. Районыбызда 160 спорт корылмасы бар. Аларда барлыгы 16789 кеше актив рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу  барлык район халкының 67,5 проценты дигән сүз.  Әлеге өлкәдә барлыгы 238 кеше хезмәт куя. Районыбызда традицион рәвештә күп төрле  спорт  ярышлары уза. Иң зур  чараларның  берсе – быел беренче тапкыр “Саба – Арена” спорт  мәктәбе базасында өстәл  теннисы буенча халыкара ярышлар үтте. Агымдагы ел шулай ук  көрәш буенча дөнья чемпионаты узуы белән дә район  тарихында калачак.  Белгәнебезчә, ел да кышкы сезон   “Чаңгы юллары”  белән башланып китә. Быел ул катнашучыларның күплеге белән үзенчәлекле булды.  26-28 июль көннәрендә “Сабантуй” спорт-күңел ачу үзәге базасында   беренче тапкыр  конкур буенча ярышлар үтте. Узган ел биредә күләмле ремонт эшләре башкарылып, ул  ат спортын үстерүгә һәм  Бөтенрәсәй күләмендә ярышлар уздыруга  мөмкинлекләр бирде.  Әлеге ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән җыйналган 68 спортчы катнашты.

Соңгы вакытта райондагы спорт корылмалары базаларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрне төрле сборларга җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Күптән түгел генә Сабаның  “Алтын туп”  спорт мәйданчыгы базасында Казан шәһәренең   гандбол командасы, “Саба –Арена” да фехтование  буенча  сборлар үтте.   Әлеге чараларның объектлар өчен өстәмә керем чыганагы булуы билгеле. Октябрь аенда Саба  аграр көллияте базасында  “Университет талантов” компаниясе   белән берлектә  баскетбол буенча    сборлар үткәрү планлаштырыла.

Үсеп килүче буынны спортка тарту, сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру юнәлешендә “Сабантуй”, “Олимп”,   “Саба – Арена” спорт мәктәпләрендә һәрдаим  максатчан эш алып барыла.   Биредәге тренерларның  үз эшләренең фанатлары булуы,  түгәрәкләрдә  шөгыльләнүчеләрнең тырышлыгы   Республика, Россиякүләм  ярышларда җиңүләргә китерә. Спорттагы уңышларга әлбәттә,  районыбыз җитәкчелеге тарафыннан  әлеге өлкәгә зур игътибар бирелүе нигезендә ирешелә.

Шулай ук  ел дәвамында  традицион  ярышлар дәвам итә. Мини футбол,  футбол,  ир-егетләр һәм хатын-кызлар  арасында волейбол, чаңгы,  комдагы волейбол  һәм футбол кебек ярышларда  спортчылар үз көчләрен  һәм осталыкларын сыный.  Елдан-ел көчлерәк әзерлек белән килүләре һәм  командалар саны артып торуы  да районыбызда  спортка тартылучыларның  күбәюен раслый.  Спорт объектларында даими үтеп торучы ярышларның максаты  зур нәтиҗәләргә ирешү генә түгел, ә беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып баруны пропагандалау, саулыкны ныгыту, үсеп килүче яшь буынны һәм физик һәм рухи яктан сәламәт итеп тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Яңа  спорт объектлары төзелүгә  зур игътибар бирелә. Быел Юлбат,  Олы Арташ, Шекше,  Иске Мичән  авылларында яңа дүрт спорт мәйданчыгы   сафка   басты. Шулай ук  Иләбәрдә урнашкан махсус  тау шуу  трассасын халык өчен  кулланышка тапшыру буенча колачлы эшләр бара. “Аргамак” картодромында картинг буенча Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышлар дәвам итә. Бу көннәрдә  9-11 августта  узачак  Рәсәй беренчелеге һәм  чемпионатына зур әзерлек эшләре бара.

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне уңаеннан барлык спортчыларга  һәм ветераннарга сәламәтлек, гаилә иминлеге, рух бөтенлеге, киләчәктә дә  спортның  көн саен иң яхшы казанышларга рухландыруын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев