11 июль - Россия почтасы көне
Почта элемтәсе - халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Бүген хат ташучыларның вазыйфалары күпкә арткан булса да, өйләргә газета-журналлар тарату төп эшләренең берсе булып кала.
Килдебәк почта бүлекчәсен җитәкләүче Фәнүсә Абдуллина да инде 35 ел шушы җаваплы вазыйфаны били. Урта мәктәпне тәмамлагач, башта ул махсус уку йортында сатучылыкка укый һәм һөнәре буенча ике ел Казан шәһәрендә сәүдә челтәрендә хезмәт куя. Аннары туган авылына кайтып, элемтә бүлекчәсенә эшкә урнаша, шул ук вакытта Казан элемтә электротехникумында махсус белем дә үзләштерә.
Килдебәк зур авыллардан исәпләнә, биредә 200 хуҗалык, 600ләп кеше яши, әле бу да чик түгел, чөнки ямьле табигатьле бу төбәкне үз итүчеләр күп, яңа йортлар күтәрелә, яшь гаиләләр барлыкка килә. Бүлекчә җитәкчесенең әйтүенә караганда, авылда матбугатны элек- электән яратып укыйлар. Быел да Килдебәккә киләсе яртыеллыкка 350ләп данә газет-журнал киләчәк. Фәнүсәдән: “Иң күп язылучылар “Саба таңнары”на булды. Күбесенчә лаеклы ялдагылар алдыра. Безнең өчен бар кирәкле мәгълүмат та бар анда диләр өлкәннәр”,- дигән сүзне ишетү үзебезгә дә күңелле булды. “Әле күбрәк тә язылырлар иде дә бит, бәяләре “тешли” шул. Дөрес,яңалыкларны соцчелтәрләр аша карап баручылар да бар, әмма газета-журналны кулга тотып укуга җитми инде, рәсемнәре, бизәлеше дә игътибарны җәлеп итә. Почта бүлекчәсенә килгәч тә, яңа саннарны күрүчеләр иң беренче басма матбугатка “ябышалар”,- ди, елмаеп Фәнүсә. Авылда иң күп газета-журналга язылучылар турында да кызыксындык. Иң күп укучылар Роза Габдерахманова, Минниса Мәүлетова, Нәкыйп Латыйпов икән, 5-6 төрле газет-журнал алдыралар. Почта бүлекчәсенең ишеге көнозын ябылып тормый. Чөнки почта хезмәте күрсәтүдән тыш, бүлекчә авыл халкын көндәлек продукция белән дә тәэмин итә. “Товарны ихтыяҗга карап кайтартабыз. Акчасы булмаучыларга әҗәткә яздыртып та бирәбез, кеше хәленә кермичә булмый инде, төрле хәлдә яшәүчеләр бар”,- ди Фәнүсә. Хат ташучы Алсу Шамилова белән үзара аңышып, берберсенә ярдәмләшеп эшлиләр, вакыт белән исәпләшмиләр. Бүлекчә атнага 3 кенә көн хезмәт күрсәтергә тиеш булса да, Фәнүсә калган көннәрдә дә биредә еш була. Чөнки ай саен пенсия, субсидия акчаларын таратудан тыш (121 кеше пенсия, 130лап кеше субсидия акчасы ала), газ, су, ут өчен түләү квитанцияләрен өләшәсе, кайткан товарларны урнаштырасы, бәяләрен куясы, тәртиплисе, җыештырасы, кыш көннәрендә урам якларны көрисе бар. “Ничек кенә авыр булмасын, эшеннән авырсынмый, бервакытта да кешеләргә каты бәрелми, һәркемнең күңеленә ачкыч ярата белә диләр”,аның турында,авылдашлары. ”Хезмәтебез җиңел түгел, әмма күнегелгән инде, яратмасаң, шул гомер эшли алыр идем микән?”- ди ул, тыйнак кына елмаеп.
Рафил Заһидуллин, Саба районара почта элемтә бүлеге җитәкчесе:
Безнең районара почта элемтәсе бүлеге ел башыннан Саба, Балтач, Әтнә, Теләче, Арча районнарына хезмәт күрсәтә. Коллективта барлыгы 533 кеше эшли. Саба районында 16 почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 5 күчмә пост бар, анда 120 хезмәткәр исәпләнә. Шуларның 69ы – хат ташучылар. Почта – ул халык өчен кулланышка кергән беренче элемтә төре. Тормышыбызга заманча технологияләр үтеп, эшен бераз кысрыкласа да, әле ул һаман да халык өчен кирәкле хезмәт булып кала. Хатлар, көндәлек басма матбугат, посылкалар китерүдән тыш, коммуналь хезмәтләр, телефон, интернет челтәре, кәрәзле телефон, балалар бакчасы, җир һәм милек салымы өчен түләүләр дә алабыз. Райондашларыбыз кредит түләүләрен башкару һәм акча күчерү өчен дә почта хезмәтеннән бик теләп файдалана. Лотерея билетлары һәм иминият полисларын да райондашларыбыз бик яратып алалар. Вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату төп хезмәтләребезнең берсе булып тора. Быел икенче яртыеллыкка 7 млн.200 мең абунә рәсмиләштерелде, бу республика буенча өченче күрсәткеч. Сабада һәм авылларда көнкүреш товарлары сату эше дә яхшы оештырылган. Почтальоннарыбыз уртача айга 7800 сумлык товар сата. Почта-маркет хезмәте күрсәтү дә үз югарылыгында оештырылган. Халыкны мәгълүматлы итүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүдә армый-талмый эшләгән барлык тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Ветераннарыбызга сәламәтлек,тыныч тормыш телим.
Почта хезмәте мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары чорында үз әһәмиятен югалтмый. Хат ташучы булып һөнәрләренә ихлас бирелгән, сабыр, ялкау булмаган кешеләр генә эшли ала. Коллектив алга таба да алдына куелган бурычларны намуслы үтәр дигән ышанычта калабыз. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча да җылы сүзләр җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев