Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

12 гыйнвар – Прокуратура хезмәткәрләре көне

Һәр ел саен һөнәри бәйрәм­нәрен билгеләп үтүне Прокуратура хезмәткәрләре башлый. Әлеге дата моннан 301 ел элек 12 гыйнварга туры китереп рәсмиләштерелә.

Прокуратурага зур  бурычлар   йөкләнгән. Алар башкарма  хакимият органнары, тикшерү  комитетлары,  җирле  үзидарә,  контроль итүче органнар, аларның  вазифаи затлары тарафыннан  федераль  законнарның һәм  гражданнарның хокук һәм ирекләре үтәлүенә күзәтчелек итәләр.

Район прокуратурасы хезмәт­кәр­ләре закон һәм хокук тәр­тибен тәэмин итүдә алгы  сафта. Эшчәнлекнең өстенлекле юнә­лешләре: гражданнарның хезмәт  хокукларын,  балигъ бул­ма­ган­­нарның, мөмкин­ле­ге  чик-ләнгәннәрнең  һәм  баш­ка  социаль  якланмаган граж­даннарның мәнфәгать­лә­рен яклау, җинаять­челеккә  каршы көрәш һәм башкалар. Прокуратураның  халык­та  аб­руе  зур. Кайвакыт гаиләдә низаг   килеп  чыкса да, безгә   ки­ләләр. Мондый  конфликтларны тикшерү полиция  участок  вә­каләтлеләре эше. Прокуратура исә  алар үз  функцияләрен  үтә­мәгәндә эшне үз өстенә  ала. Әмма ул  очракта да низаг  чы­га­ручыга  түгел, ә вазифасын  ти­е­шенчә үтәмәгәне  өчен учас­­ток  вәкаләтлесенә карата ча­ра күрелә. Без  гражданнар өс­теннән   кү­зәтчелек  итмибез, шу­лай да  мө­рәҗәгатьләрен игъ­тибарсыз калдырмыйбыз. Әйтик, 2022  елда  район  проку­ратурасына шикаятьләр белән  242  граждан мөрәҗәгать  итте. Аларны карау  нәтиҗәләре  буенча гражданнарның бозылган хокукларын торгызу белән бәйле 45 шикаять нигезле дип табылды. Узган  ел  прокурор һәм район прокуроры  урынбасары  тара­фыннан  176  кеше  кабул ител­де. Район  прокуратурасы  хез­­мәткәрләре  тарафыннан то­­рак-коммуналь хуҗалык өл­кә­сендә гражданнарның хокук­ла­рын һәм мәнфәгатьләрен тәэ­мин  итүгә,  хезмәт хокукларын  сак­лауга, Җир  һәм  башка  хокук мөнәсәбәтләренең законлылыгына зур игътибар бирелә.

Узган ел район прокуратурасы 494 закон  бозу  очрагын  ачыклады. Законсыз норматив-хокукый актларга һәм башка карарларга 169 протест чыгарылды. Судка 27 дәгъва гаризасы  язылды, закон  бозуларны  бетерү турында  284  тәкъдим кертелде,  аларны  карау нәтиҗәләре  буенча  280 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Административ хокук бозулар турында 25 эш кузгатылды. Прокуратура  хезмәткәрләре  судлар  тарафыннан  82 җинаять эшен караганда дәүләт гаепләве хупланды. Һәр каралган гражданлык һәм җинаять эше артында кеше язмышлары тора һәм бу эштә катнашучы прокуратура хезмәткәрләреннән югары дәрәҗәдә һөнәри осталык таләп ителә.  Безнең  хезмәткәрләр халык,  балигъ  булмаганнар һәм яшьләр арасында  профи­лактик  эш алып  баралар, рай­он мәктәпләренең гомуми  ата-аналар җыелышларында чы­гыш ясыйлар. 

 

Прокуратура терроризмга һәм  экстремизмга каршы  тору  өлкәсендә  законнарны  бозуларның – 100,  коррупцион эчтәлектәге җинаятьләрнең 14 очрагын  ачыклаган.

 

Прокуратура  тарафыннан  рай­он­ның  барлык  хокук  сак­лау  органнары  эшчәнлеген коор­ди­­нацияләү алып барыла. Үзара хезмәттәшлек, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән уртак тырышлык социаль тот­рыклылыкка, законлылык һәм хокук тәртибе өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Куелган  бурычларны тормышка ашыруда прокурор  урынбасары Рамил Зиннәтуллин,  ярдәмчеләрем Ләй­сән Гаффарова, Энҗе Фәй­зул­лина,   беренче разрядлы белгеч Илсөя Шәяхмәтованы бер­ләштергән  кол­­­лектив рес­пуб­ли­када иң тәҗ­ри­бәлеләрдән  санала.

Агымдагы  елга  безнең бурыч  –  ирешелгән уңышларны саклап калу һәм арттыру, милли проектларны һәм  программаларны  гамәлгә  ашыру  өчен  ышанычлы  хокукый нигез тәэмин итү, гражданнарны яклау, җи­на­ятьчелекне чикләү.  Һөнәри бәйрәмебез  уңаеннан барлык  хез­мәттәшләремә эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телим. Их­лас котлау сүзләрен район про­куратурасы  ветераннарына да җиткерәм.

 

Ленар Вәлиуллин,

 район прокуроры,

өлкән юстиция  киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев