Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

14 июльдә районыбызның 8 мәйданчыгында комбайннар парады узды

Инде күпчелек хуҗалыкларда башланып та киткән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 14 июльдә районыбызның 8 мәйданчыгында комбайннар парады узды.

Урак техникасының әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән комиссия тикшерде Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп күздән кичерелде: техник торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы) чаралары үтәлеше, янгын сүндерү машиналарының төзеклеге тикшерелде. “Игенче” хуҗалыгы парадка 18 берәмлек техника куйган иде. Шуларның бишесе – “Акрос”, “Дон” комбайннары. Аларны ике сменада Илһам Галиев, Әнәс Рәхимуллин, Ленар Зарипов, Нияз Гыймранов, Айдар Нурисламов, Хәйдәр Мөнәвиров, бертуган Илгиз һәм Илшат Яруллиннар эшләтәчәк. Бер “ДОН-1500” резервта торачак. Министрлыкның инженер-техник бүлеге әйдәп баручы белгече Илнур Гарипов үз вазифасына бик җаваплы караучы булып чыкты. Механизаторлар: ”Мондый таләпчән ревизор килгәне юк иде әле”, – диештеләр. Герметиклыкны ачыклау максатында контроль суктыру да ике комбайнда үткәрелде, Илшат Билалов парадка куйган янгын сүндерү машинасы да су сиптереп күрсәтте. Хезмәт хаклары ашлык чыгышына бәйле булгач, игенчеләрне түләү мәсьәләсе дә кызыксындыра. Уракта 21 ел катнашучы Хәйдәр Мөнәвиров 2010 елда 7 гектардан ярты бункер ашлык суктырганын да онытмаган. Комбайнчылар акчасыз калмасмы? “Түләүне гектарларга карап та өстиячәкбез, ул яктан мәхрүм булмаячаксыз”,– дип ачыклык кертте хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов. Баш инженер Ильяс Әскәров ягулыкмайлау материалларының тотылышына катгый контроль булачагын искәртте. Хуҗалыкта карта системасы кертелгән һәм механизаторларның күпме солярка алганы белгечләрнең телефоннарына килеп торачак. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәү төп таләп булып калачагына басым ясады. “Барлык техник карау чараларын басу читендә, двигательне сүндереп башкару шарт. Комбайн, “КамАЗ” астына күләгәгә кереп ял итү аркасында күңелсез очраклар булгалап тора. Электр линияләре астында эшләгәндә дә игътибарлы булырга, асылынган чыкбыклар булса, дежурга хәбәр итәргә кирәк. Бер кырдан икенчесенә ургычлар тагылган килеш күчү көннең якты вакытында махсус машина озатуында гына оештырылырга тиеш”,– дип аңлатты ул. Илнур Гарипов фикеренчә, район хуҗалыкларының парадка әзерлеге уңай бәяләнә. Герметиклыкны тикшергәндә бер комбайннан ашлык коелган, икенчесе кырга чыккач, ватылып кайткан. “Без югарыдан бирелгән күрсәтмәләрне – сезгә, игенчеләрнең әйтәсе килгән сүзләрен министрга җиткерәбез. Кагыйдәләргә килгәндә, алар кан белән язылган, берничек тә үтәми калырга ярамый. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алыйк”,– диде белгеч. Комиссия рәисе, Россельхозцентрның республика филалы җитәкчесе Виталий Новичков ковидның беркайда китмәвен, профилактика чараларының игенчеләр өчен тәҗел булуып калуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев