Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

24 нче октябрь көнне Килдебәк мәдәният йортында бильярд буенча турнир үткәрелде

Турнирда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар үз дусларына көч биреп торды. Яшьләр рәхәтләнеп бильярд уйный белүләре белән ярышып кына калмадылар, аралаштылар, вакытны күңелле үткәрделәр.

Бильярд буенча турнир – яшүсмерләр арасында гади генә ярыш түгел, ул мавыктыргыч уен артында күңелле вакыт уздыру, бильярд башка күп кенә спорт уеннарыннан чагыштырмача тынычлык белән аерылып тора – әлеге уен төре интеллектуаль сәләтләрне һәм фикерләүне үстерә.

Адреналин, азарт, менә дигән нәтиҗә күрсәтү теләге уенчыларга бер генә минутка да ял итәргә ирек бирмәде һәм катнашучыларны иң яхшы итеп җиңүгә этәрде. Турнирда катнашучыларның дәрт-дәрманнары кайнап торды, призлы урыннар интригасы ахырына кадәр сакланып калды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев