Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

25 август — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак.

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Курмаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Ахмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Салим Бухараевның (чын исеме — Галләнур Бухараев) башы чабыла.

 

 Бүген  Казанда,  Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан йортта,  шагыйрь-геройның нәсел варислары: аның кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева белән очрашу була.

12:00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәле янында, 1 Май мәйданында, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Каһарманлык кайтавазы» дип аталган истәлекле чара оештыра.

 Шул ук вакытта, Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә ел саен чәчәкләр салу тантанасы оештырылачак (адресы: М.Җәлил урамы, Борисово метро станциясе). Истәлекле чаралар шулай ук шагыйрьнең туган җирендә, Ырымбур өлкәсендә, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә, шул исәптән һәйкәлләр урнаштырылган урыннарда, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре исемен йөрткән урамнарда һәм мәктәпләрдә узачак.

13: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее М.Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган экспозицияләр буенча «Җәлилчеләр» тематик экскурсиясен үткәрәчәк.

фото https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2226139.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев