Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

25 гыйнвар – Россия студентлары көне

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле студентлар!

 Әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихына күз алсак, 1755 елның 25 гыйнварында (иске стиль буенча 12 сендә) императрица Елизавета Петровна тарафыннан Мәскәүдә беренче Рәсәй университетын ачу турында указга кул куела. Аннан Николай I нең университет ачу көнен түгел, аны гамәлгә кую актына кул кую көнен бәйрәм итү турында указы дөнья күрә. Шулай монарх ихтыяры белән студентлар бәйрәме  барлыкка килә. Әлеге көннең икенче исеме дә бар - ул Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана.

 Хөрмәтле студентлар! Сезне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Студент булган елларыгыз тормыш китабыгызның мавыктыргыч, онытылмаслык бүлеге булып калсын! Югары максатлар куярга һәм аларга ирешергә курыкмагыз! Хыялларыгыз һәм кыю планнарыгыз тормышка ашсын!

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев