Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

28 февраль көнне Мешабаш “Тюльпан” балалар бакчасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү” дигән темага район зона семинары булып узды

Семинарда Шекше, Иштуган, Курсабаш, Сәрдә, Евлаштау, Олыяз, Иләбәр, Эзмә, Тәбән Утар, Шәмәрдән 1нче “Әкият” балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

Беренче эш итеп балалар бакчасы мөдире Газизова Н.Л. бакчаның  эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Балалар килгән кунакларны шигырь һәм җырлар белән каршы алдылар. Алга таба тәрбияче Рахимуллина Э.С. кечкенәләр төркемендә “Йорт хайваннары” дигән темага шөгыль уздырды. Зурлар төркемендә тәрбияче Валиева А.Н. “Математик Теремкәй” темасына белем бирү эшчәнлеге күрсәтте.

Соңыннан балалар бакчасының бу юнәлештәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев