Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

28 гыйнварда Эзмә мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыятенең отчет җыелышы узды

Җыелышта Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Хуҗалык җитәкчесе Һәм баш белгечләр 2021 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты.

"Игенче" җәмгыяте генераль директоры Зарипов Алмаз докладында җәмгыятьнең барлык җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге тулы күләмдә чагылдырылды, ирешелгән уңышларга Һәм җитешсезлекләргә анализ ясалды, киләсе 2022 елга максатлар Һәм бурычлар куелды.

Җыелышның икенче өлешендә юбилярлар Һәм иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләр акчалата премия белән бүләкләнделәр.Люция һәм Рөстәм Закировлар концерты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен музыкаль бүләк булды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев