Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

30 мең сум штраф һәм ел ярымга «правасыз» калу

Гаепләнүче гаебен танырга мәҗбүр булды

  Агымдагы елның 13 маенда  юл-патруль хезмәте инспек­тор­лары  Саба-Шәмәрдән юлында транспорт  чарасын (суд  карарында автомобильнең  маркасы   күрсәтелми)  туктаталар. Тикшерү вакытында А.Зиннәтуллинның үз-үзен тотышында   (яшәү  урыны күрсәтелми) исереклек бил­геләре  күренә. Алкотектор  ярдәмендә ул  сулап  чыгарган һавада 0,887 мг./л.  алкоголь микъдары барлыгы  ачыклана. Йөртүче моның белән  килешеп, беркетмәгә үз  куллары белән имзасын  сала.   

Җәмәгать судьясы аны РФ КоАПның 12.8 маддәсенең 1нче өлеше буенча  гаепле дип тапты. А. Зиннәтуллинга  карата 30 мең сум күләмендә штраф түләтү һәм  ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында  карар  чыгарылды. Штрафны вакытында түләмәгәндә административ җаваплылыкка тартылачагы  аңлатылды.

Материал  район юл иминлеге комиссиясе  ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев