4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйбыз!
Яшебез, телебез, динебез төрле булуга карамастан, без уртак Ватаныбыз белән горурланып, киләчәге өчен җаваплылык тоеп яшәүче бердәм халык. Һәркемдә илебез, республикабыз һәм районыбызның тотрыклы үсештә булачагына ныклы ышаныч яшәсен, Конституциядә гарантияләнгән хокуклар яклансын. Сезгә нык сәламәтлек, хезмәттә һәм тормышта уңышлар, гаиләләрегезгә татулык телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев