Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«7 яшемдә кулыма сөлге алып, беренче көрәш күнегүләрен алдым»

Татар халкының күңел байлыгын чагылдыручы бәйрәмне райондашларыбыз нинди хис-кичерешләр белән каршылый, Сабантуй белән бәйле нинди истәлекләр саклана? Шулар турында сораштык.

  Сабантуй – сабый чактан күңелгә уелып калган,  әби-бабайлардан мирас  булып  күчкән  иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе. Сабантуйның күрке – көрәш. Мин дә 7 яшемдә кулыма сөлге алып, үзебезнең Иләбәр авылында Азат Галиев тренерлык иткән "Яшьлек" спорткомплексындагы көрәш түгәрәгенә йөри башлаган идем. Авыл Сабантуйларында балалар арасындагы көрәшләрдә  беренче чыныгуларны алганым хәтердә. Татарстан беренчелегендә, төрле көрәш бәйгеләрендә катнашып,  алдынгы урыннар яулаган вакытлар күп булды. 2010 елда Эзмә авыл җирлеге Сабантуенда яшүсмерләр арасында беренче тапкыр батыр калдым. Ул вакыттагы хис-кичерешләрне  сүз белән генә әйтеп-аңлатып бетереп булмый. 2014 елда, армия сафларыннан кайтканнан соң,  шул җирлектә ир-атлар арасында батыр калдым. Узган ел «Игенче» җәмгыяте оештырган  Иләбәр авылы Сабантуенда батыр калуымны иң зур җиңүем  дип саныйм. Беренчедән, туган авылымда Сабантуй үткәрелүе зур шатлык булса, икенчедән, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя башлаганнан соң бу минем беренче  зур уңышым. Быел да көрәшергә исәп юк түгел. Әмма Сабантуйларда көрәшкә чыга алуым хезмәт урынымда эш графигының ничек туры килүенә бәйләнгән. 2016 елдан, район эчке эшләр бүлегендә эшли башлаганнан бирле, район Сабантуен хезмәттә үткәрәбез.  Аллаһ боерса,  авыл Сабантуйларында  катнашырга мөмкинлек чыгар дип өметләнәм. Быелгы Сабантуйлар  да һәркем күңеленә бары тик  күңелле, матур мизгелләре белән кереп калуын телим!

Фәнзил Нуриев,

район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев