Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әби-бабайлар табигатьтә ял итә

«Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Актив озак яшәү» проекты кысаларында өлкән яшьтәгеләрне табигатькә алып чыгып сөендерделәр.

  Өлкәннәр Кызыл Мишә фельдшер-акушерлык пункты медицина хезмәткәрләре чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар. Сүз дөрес туклану, инсульт, глаукома, шикәр авырулары турында барды. Соңыннан социаль хезмәткәрләр чарада катнашучыларны чәй табыны артына дәштеләр. Өлкәннәр өчен мондый аралашуларның файдасы бәяләп бетергесез, чөнки ул тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлегенә түгел, рухи халәтләренә дә уңай йогынты ясый. Мондый сәфәрләр өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын төрлеләндерергә һәм аларны уңай хис-кичерешләр белән баетырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев